Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар күбәйгән

Районда 263 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган.

-Бер атна эчендә генә дә безгә пневмония белән 36 кеше мөрәҗәгать итте, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Лилия Мортазина. - Хәле авыр булган авыруларны Әлмәткә озатабыз.

Районның баш табибы сүзе буенча, чирмешәнлеләрнең күпчелеге саклану чараларына битараф карый.

-Бу – вируслы пневмония, кешедән кешегә тиз йога, саклану чараларын күрү зарур: кибетләргә, кеше күп йөри торган урыннарда маска һәм перчаткалардан йөрү кирәклеген онытмагыз! – ди Лилия Шамил кызы.

Чирмешән районында барлыгы  COVID-19ның 9 очрагы теркәлгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев