Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә никахларын теркәгән яшь гаиләгә медаль тапшырдылар

Лашман авылында туып үскән Илшат Садыйков һәм Айсылу Әбүнәгыймова Чирмешәндә тантаналы шартларда никахларын теркәделәр.

Садыйковлар гаиләсе өчен әлеге көн икеләтә истәлекле. Бүген яшь гаиләгә никах теркәү турында таныклык белән бергә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале дә тапшырдылар.

- Олыларны хөрмәт итеп, алар белән киңәшләшеп, туганнарыгыз, дусларыгыз белән бер-берегезгә булышып, бер-берегезне күз карашыннан аңлап гомер итегез! - диде тантанада катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.  

Бәхетле парларның шатлыкларын уртаклашырга байтак кеше: әти-әниләре, туганнары, дуслары килде. Кунаклар арасында Түбән Кәминкә авылында яшәүче, әле күптән түгел генә бриллиант туйларын билгеләп үткән Искәндәр һәм Гөлсинә Мостафиннар да бар иде, алар да яшьләргә үз теләкләрен ирештерделәр.

-Бер-берегезгә юл куеп, аңлашып, сабыр итеп яшәгез. Тормышта төрле чаклар була, авырлыкларга чыдарга кирәк, - диде Гөлсинә апа.

 

 - Кеше сүзен тыңламаска, бер-береңне хөрмәт итеп, бер-береңне кичерә белеп, безнең кебек 60 ел бергә матур яшәгез, - дип өстәп куйды Искәндәр абый.

Мостафиннар 60 ел элек 14 февральдә гаилә корганнар, икесе дә гомерләре буе колхозда хезмәт куйганнар, дүрт бала үстергәннәр. Бүген аларның тугыз оныклары һәм сигез оныкчыклары бар. Искәндәр абый - Кызыл Байрак ордены кавалеры.

Яшьләрне кавышу көне белән котларга, ТАССРның 100 еллыгын символлаштырып, 25 ел бергә гомер иткән авылдашларын да  чакырганнар.

Кәләшнең әти-әнисе  –Лилия һәм Илфак Әбүнәгыймовлар балалар бакчасына бергә йөргәннәр, бер сыйныфта укыганнар, хәтта бер парта артында утырганнар. Моннан 25 ел элек, нәкъ Илфакның әти-әнисе Гариф абый белән Саимә апаның бергә торуларына 25 ел булган көнне, алар никахларын теркәгәннәр.

Фәния һәм Рауфан Галимовлар, Светлана һәм Илшат Шакировлар, Раушания һәм Айрат Сафиуллиннар да гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча  25 ел матур  гомер кичерәләр.

Яшь парны һәм чараның кунакларын Түбән Камадагы бер оешмада профсоюз комитетын җитәкләүче Фәгыйль Гатиятов та котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голсирэ апа белэн Искэндэр абыйны котлыйм,аларга исэнлектэ озын бэхетле Гомер насыйп булсын. Алар авылда гына тугел районда Бер матур тэртипле пар булыр Гомер кичерэлэр. Урнэк гаилэ. Балалары да эти энисенен горурлыгы,тормышта уз урыннарын тапкан шэхеслэр,бэхетле парлар. Барыгыз да бэхетле булыгыз хормэтле якташларым

    2
    X