Чирмешәндә мокша һәм эрзя телләрендә диктант яздылар
Җиде райондашыбыз үзләрен мордва телен белүдә сынап карады. Алар ил күләмендә үткәрелгән “Мокша һәм эрзя телләрендә диктант” акциясендә катнашты.
16 апрель - Мордва теле көне иде. Мокша һәм эрзя – әлеге милләтнең субэтнослары. Безнең районда эрзялар яши. Шушы халык вәкилләре, район үзәгендә яшәүче җиде райондашыбыз - хатын-кызлар: Лилия Балашова, Елена Макарова, Ирина Митяева, Валентина Никонова, Елена Ромаданова, Ирина Суворова, Маргарита Юрина диктант яздылар.
-Диктант өчен текст мордва язучысы Никула Эркайның “Алешка” әсәреннән алынды. Акция 2 нче Чирмешән мәктәбендә үтте, текстны әлеге мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Гришанина укыды. Эрзя телендә язылган диктантны якташларыбыз 4-5 балларга яздылар, - ди акциянең райондагы координаторы Ирина Митяева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев