Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында 150 балага портфельләр тапшырылды

Чирмешәндә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында 150 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.

Район мәдәният йортында узган бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аннан соң балаларны, әти-әниләрне, кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде.

- Әлеге акция, нигездә, иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә. Чирмешәндә  мәрхәмәтле һәм юмарт кешеләр, җитәкчеләр җитәрлек. Алар ярдәмендә, авыр шартларда яшәүче, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр 1 сентябрьне тулы мәгънәсендә сөенеп каршылау, шатланып мәктәпкә бару мөмкинлеге ала да инде. Балаларыбызны шулай сөендерүчеләргә, үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм, - диде район җитәкчесе. – Сезнең, мәктәпкә баручыларның, яхшы укуыгызны, әти-әниләрегезне уңышлар белән шатландырып торуыгызны телим.

 

Фердинат Мидхәт улы беренче сыйныфка керүче сабыйларга игелекле якташларыбыз ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр тапшырды. Сәхнәгә өлкән сыйныфта укучыларны да чакырып, портфельләр бүләк иттеләр.

- Быел өлкән кызыбыз Арина тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк, - диде Чирмешәннән өч бала әнисе Айгөл Минибаева. – Үзебез дә бераз әйберләр алган идек, ләкин безнең кебек күп балалы гаилә өчен бүгенгесе зур ярдәм. Рәхмәттән башка сүз юк.

Иске Үтәмеш авылында яшәүче Венера һәм Рәмис Нигъмәтуллиннар да өч бала тәрбиялиләр, быел төпчек кызлары Ләйсән беренче сыйныфка керә, абыйлары 4 һәм 5 нче сыйныф укычылары икән. Портфель алган Ләйсән тик кенә утыра алмады, сумка эченә куелган әйберләрнең әле берсен, әле икенчесен алып карады.

-Мәктәпкә барасың киләме соң? – дидем чарага мәктәп формасы киеп килгән кызчыктан.

-Барасым килә, мин яхшы билгеләргә генә укыячакмын, - диде ул.

 

Түбән Чегодай авылында гомер итүче Равил һәм Алена Исламовлар өч бала үстерәләр, кызганыч, икесе - үзенчәлекле.  Бүгенге бәйрәмдә районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре аларга автоутыргыч бүләк иттеләр.

- Форсаттан файдаланып, безгә ярдәм кулы сузган һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм. Алар бик күп, - диде Алена. - Бу кресло да безгә бик кирәк иде, чөнки юлга еш чыгарга туры килә.

- Бу уку елында район мәктәпләрендә  2000гә якын бала белем алачак, беренче сыйныфка 148 бала керергә тиеш. Акция кысаларында аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган, имин булмаган, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр игътибар үзәгенә алына, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Флера Рәхимҗанова.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X