Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне күл язмышы да борчый

Районда эшләнгән һәрнәрсәгә, уңышка сөенәбез. Бигрәк тә яңалык үз авылыңа, урамыңа, йортыңа кагылса бу аеруча күңелле хәл. Ә андый вакыйгалар, ни дисәк тә, ничек кенә зарлансак та, барыбер, байтак.

Быел районыбызның дүрт мәктәбендә – Чирмешән лицеенда,  1 нче Чирмешән һәм Лашман мәктәпләрендә, кадетлар мәктәп-интернатында  технология, информатика, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре  кабинетлары капиталь ремонтлана. Аларда яңа җиһазалар да булачак. Шахматчылар өчен куанычлы хәбәр: анда бу уен өчен почмаклар җиһазлау да күздә тотыла. Әлеге эшләр  “Мәгариф” милли проекты кысаларында башкарыла.

- Төзүчеләр безнең мәктәптә әлеге кабинетларның  стеналарын тигезләделәр, иске электр үткәргечләрне сүттеләр - алар яңартылачак, инде идәннәрне ремонтларга әзерләнәләр. 1 миллион 600 мең сумлык яңа җиһазлар да  кайтырга тиеш, - ди 1 нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотников.

Милли проекттан Лашман авылына тагын “бер өлеш” чыкты - “Мәдәният” юнәлеше буенча биредә 9 миллион 381 мең сумга авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясала.

- Клубыбыз 1965 елда төзелгән, яше бар. Бинага бер тапкыр капиталь ремонт ясалган булса да, ул “картайды” инде. Замана белән дә бергә атлыйсы килә, тирә-яктагы  авылларда бик “шикарный” заманча мәдәният йортлары булганда,  500 дән артык хуҗалыклы зур авылыбызга  яхшы ремонтлы мәдәният йорты  кирәк тә кирәк иде инде, рәхмәт, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. – Осталар бинаның стенасын җылытып тышлады, түбәсен яңарттылар. Тамаша залына  яңа идән такталар җәелде, хәзер фойега плитәләр ябыштыралар, керү уңаендагы баскычларны да ясыйлар. Әле эш күп булса да  - һәр көн алга.

Машина йөртүчеләр быел район юлларының шактый шомаруына игътибар иткәндер. Шентала уңаена юл ничек яхшырды, Әккәрәй юнәлешендә эшлиләр. Әмир авылы янындагы юлларны нишләтеп куйдылар?!

Райондагы юлларның бер өлеше “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проекты программасы буенча да тигезләнде. Күтәмә белән Ивашкино авыллары арасындагы олы юлның бер өлешендә һәм район үзәгеннән Әмир уңаена, әйләнгеч юл борылышына кадәр арада, шушы программа нигезендә, 27 миллион 200 мең сумлык эш башкарылды.

Милли проектларның “Демография” юнәлеше буенча бездә ГТО  нормаларын тапшыруга әзерләнүгә кирәкле кече спорт мәйданчыгы өчен җиһазлар кайтачак. Әлеге мәйданчык район үзәгендәге “Әкият” балалар бакчасы бинасы янында булачак дип бер язган идек инде, монда бераз үзгәреш бар - мәйданчыкка тагын да матуррак - Чирмешән елгасы буенда урын табылган. Яңа мәйданчык район үзәгендә, Амур ягына чыга торган күпер янәшәсендә, “пляж” дип йөртелә торган якта булачак.

- Әлеге эшләрнең барышын “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе һәрдаим контрольдә тота. Фотоотчет ясап торабыз, - ди әлеге партиянең җирле бүлекчәсе белгече Лилия Селезнева.

Гомумән, Татарстанда милли проектларны тормышка ашыру өчен 2019-2021 елларда 44,6 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Мәсәлән, республиканың 127 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм заманчалаштыру өчен 5,7 миллиард сум акча тотылачак, 151 мәгариф объектын (әле бу балалар бакчаларын санамыйча) тәртипкә китерүгә милли проектлар буенча 6 миллиард сумга якын акча сарыф итү каралган. Балалар бакчаларына килгәндә исә, аларны төзү махсус “Демография” милли проектына кертелгән. Аның буенча 114 объектны модернизацияләү һәм төзү өчен 8,2 миллиард сум акча биреләчәк.

Милли проектлар 2024 елга кадәр гамәлдә булачак. Эш шунда, проектлар башланып киткәндә үк, төбәкләр шундый сорауны бирде: башкарыласы эшләрнең исемлеген халык теләге буенча киңәйтергә буламы? РФ хакимияте рәисе Дмитрий Медведев моны 2020 елдан ук эшли башларга мөмкин, дигән җавап бирде. Шуңа күрә “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге республикада милли проектларны тормышка ашыруны контрольгә алуга кушылды.

2019-2021 елларда Татарстанда 12 юнәлеш буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен бюджеттан 44,6 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Бу 690 объект төзергә һәм модернизацияләргә мөмкинлек бирәчәк, алар арасында мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәни һәм спорт объектлары, юллар, коммуникацияләр, чистарту корылмалары бар.

Ишетәсезме, гозерем бар

Халыкның булачак депутатларга тагын нинди гозер-үтенечләре бар? Аларны ниләр борчый? Шуларны белү,  ачыклау максатында  республиканың  алты зонасында “Бердәм Россия”  фиркасенең  мобиль кабул итү автобуслары эшли. Һәр район халкына Дәүләт Советының  яңа составында эшләячәк “Бердәм Россия“ фиркасенә, аның кандидатларына үз сорауларын юлларга мөмкинлек бирелде.

Әлеге автобус узган атналарның берсендә безнең район үзәгендә дә булып,  аның аша якташларыбыз 14 наказ юллаган. Әйтик, чирмешәнлеләр балалар кафесы сорый, Кирпеч заводына маршрут автобусы йөртү кирәк. Республика, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне дә кузгатканнар якташларыбыз.

Шәп булсын безнең ишегалды

Халык тырышлыгы белән нигез салыначак “Безнең ишегалды” программасы нигезендә киләсе биш елда (2020-2024) республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендәге барлык ишегалларын төзекләндерергә тәкъдим ителә. Әлеге программаны тормышка ашырганчы ишегалды халкы белән сөйләшеп, аларның үз ишегалларын ничек күрергә теләүләрен, беренче чиратта нәрсәдән башларга, төп игътибарны кая юнәлтергә тиешлеген ачыклау мөһим. 

Әлеге проект кысаларында  безнең район үзәгенең күп квартиралы йортларында яшәүчеләре белән  инде биш тапкыр очраштылар. Аның соңгысы  22 август көнне Чирмешәннең Совет урамындагы 47 нче, 51 нче, 53 нче, 55 нче йортларында яшәүчеләр белән үтәчәк.  Моңа кадәр узган очрашуларда халык ишегалларын яктырту, эскәмияләр кую, балалар өчен уен мәйданчыклары, инвалидлар өчен пандуслар булдыруны сораган. Совет урамының 36 нчы йортында яшәүчеләр машина кую урыннары кирәк, ди. Газ торбаларын буяуны кирәксенүчеләр бар. Халык Чирмешәндәге күл язмышы белән кызыксына. Белдерүләр тактасы да кирәк икән. Техническая урамында яшәүчеләр үз янәшәләрендәге олы  юлда тизлек чикләү  билгесе куюны кирәксенә, чөнки машиналар кызу йөри. Совет урамының 44 нче йортында гомер итүчеләр ишегалдында олылар өчен ял итү урыны ясап булмыймы икән, диләр.

Бердәмроссиялеләр “Безнең ишегалды” програмасын тормышка ашыруда ярдәм итүен сорап, республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев