Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә өлкәннәр өчен компьютер курслары оештыруны сорыйлар

Чирмешәндә өлкәннәр өчен компьютер курслары оештырырга кирәк. “Орион” яшьләр үзгендә район җитәкчелегенең эшмәкәрләр белән узган очрашуда шундый фикер яңгырады.

Әлеге тәкъдимне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да хуплады һәм башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллинга бу мәсьәләне контрольга алырга кушты.

Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, контроль- күзәтчелек органнары (роспотребнадзор, прокуратура, салым хезмәте, янгын күзәтчелеге, экология, ветеринария хезмәте, полиция) вәкилләре катнашты.

-Чирмешән районында ике елда 57 кешегә “коронавирус” диагнозы куелды, бу күп түгел һәм районда профилактик чараларның төгәл үтәлеше турында сөйли, - диде очрашуда катнашкан Роспотребнадзор идарәсенең Чирмешән, Әлки, Аксубай, Нурлат районнарында территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова. –Чирмешән районында вакцинацияләү күрсәткече күрше, башка районнар белән чагыштырганда, югарырак. Шулай да Яңа ел чаралары барлык санитар кагыйдәләрне үтәп уздырылырга тиеш, чикләүләр якыннарыбызны, үзебезне саклап калырга ярдәм итә. Эшмәкәрләргә килгәндә, сезнең район кешеләре бик актив, без алар белән гел элемтәдә торабыз, минем карамакта булган дүрт район арасында алар иң тәртиплеләр дә, монда санитар таләпләр гел үтәлә, биредә безнең тарафтан соңгы бер елда нибары дүрт беркетмә төзелде.

Очрашуда катнашкан Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 16нчы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәнис Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, быел чирмешәнлеләр салым җыю буенча да республикада иң алда, бүгенгесе көнгә аның 96 проценты тупланган.

-Белгәнегезчә, кайбер районнарда, шул исәптән сездә дә, салым инспекцияләре ябылды. Хәзер без, нигездә, контактсыз, телефон яисе интернет аша гына хезмәт күрсәтәбез, шулай ук шәхси кабинетлар аша да эш итәргә мөмкин, - диде Фәнис Зөфәр улы.

Марат Әһлиуллин сүзе буенча, районда салым түләүчеләрнең нибары 30 процентында гына шәхси кабинетлар бар икән, ә салым инспекциясенә эшмәкәрләргә генә түгел, башка якташларыбызга да еш мөрәҗәгать итәргә туры килә.

-Бәлки районда өлкән яшьтәге кешеләр өчен компьютер курслары оештырыргадыр, - дигән тәкъдим белән чыкты, салым инспекция вәкиленең сүзләреннән соң, Чирмешәндә яшәүче Евдокия Васильева.

 

-Район үзәгендә генә түгел, авылларда да андый курслар кирәк, - диде район җитәкчесе. – Салым инспекциясенә районда гражданнарны кабул итү көннәре үткәрү мөмкинлеге турында да уйлап карарга кирәктер. Бөтен проблеманы да телефон аша хәл гына итеп булмый бит.

Халыкны кабул итү турында мәсьәлә Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставы Наталья Шолгина чыгышыннан соң да күтәрелде. Аның адресына карата: “Сездә телефонны алучы юк, җавап бирмиләр, кабул итү Яңа Чишмәдә генә уза”, дигән дәгъвалар яңгырады.

Очрашуда район прокуроры Фаил Хәйруллин, ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров та чыгыш ясадылар, үзләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

Эшлекле сөйләшүгә нәтиҗә ясаганда, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин эшмәкәрләрне активрак булырга чакырды, аларныӊ сораулары һәм тәкъдимнәре буенча очрашуларны даими үткәрү максатка яраклы булыр, дип белдерде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев