Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә күп квартиралы йортлар матурлана

“Күп квартиралы йортларга капиталь ремонт” республика программасы кысаларында быел район үзәгендә күп квартиралы өч йорт төзекләндерелә, бу максатларга ике миллион сум чамасы акча каралган.

Совет урамындагы 48 нче йортта ремонт эшләре ахырына якынлаша, подвалына тимер ишекләр генә урнаштырасы бар. Биредә подвал ремонтланган һәм отмостка яңартылган, бу эшләргә 478 мең сумнан артыграк акча тотылган. Шул ук урамдагы 55 нче йортта күләмлерәк -783 мең сумлык ремонт планлаштырылган. Бу йорт подъездында эш оештырылган: стеналар буяла, идәннәргә плитәләр җәелә. Осталар подъездда электр үткәргечләрен яңарткан, йортның электр санагычын урамга ук урнаштырганнар, су челтәре дә яңа. Йортның подвалында да эш бара. Бина тирәсендәге отмостка яңартылган.

Үткән елларда Татарстан урамындагы 3 нче йортның подъездларына капиталь ремонт ясалса, быел төзүчеләр аның подвал өлешен яңарта. Бу максатларга 488 мең сумнан артыграк акча каралган.

-Быел капиталь ремонтка июнь аенда гына керештек, шуңа эшләр дә бераз соңга калды. Моның сәбәбе -торгиларның соң узуы белән бәйле, - ди “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Шулай да суыкларга кадәр ремонт эшләрен тәмамларга планлап торабыз.

“Күп квартиралы йортларга капиталь ремонт” республика программасы нигезендә районда биш ел дәвамында күп квартиралы йортларның барысында да диярлек төзекләндерү эшләре башкарылган. Киләсе елда Дзержинский урамындагы 39 нчы йортта күләмле эшләр ниятләнә. Бу йортның түбәсе, суүткәргечләре, подъездлары - барысы да яңартылачак. Әлеге эшләргә ике миллион сумнан артыграк акча бүленәчәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев