Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең чисталыкка карашы төрле

Чирмешәннең күп фатирлы йорт яны участокларында берәүләр чәчәк, яшелчә үстерсә, кайбер тәрәзәләр каршында чүп үләннәре чәчәк ата.

Район үзәгендә,  Төньяк урамындагы 2 нче йорт яны участогын мактап – мактап кунакларга күрсәтерлек. Биредә төрледән-төрле чәчәкләр үсә, яшелчә түтәлләрендә бер чүп үләне күрмәссең.

Шушы йорт ишегалдында эскәмиядә ял итүче апалар белән әңгәмә кордык.

-Элек безнең участоклар койма белән тотылган иде, аларны алдырдылар. Ул коймаларны, бер төсле ясагыз дип, калдырсалар да була иде  инде. Шулай да участокларны ташламадык. Менә монда Галина Скворцова, биредә Надежда Чупахина бакчалары, - дип Әлфия Хәммәтвәлиева уңган күршеләрен мактады.

Әлфиянең үзенең кечкенә генә участогында да нәрсә генә үсми: бордюр кырыенда чәчәкләр тезелеп утыра. Суган түтәлләрендә дә бер чүп үләне юк. Шунда ук помидор, кыяр урын алган, хәтта кәүсәләре агартылган агачлар да бар.

-Менә бу сливаның уңышы гел яхшы була, бөтенебезгә җитә, - дип күршесе сүзенә Әлфия апа Минхәерова да кушылды.

-Берәрсе килеп: “Нигә утыртасыз?”-дигәне булдымы, -дип сорыйм әңгәмәдәшләремнән.

-Беркемнең дә бер сүз әйткәне юк, - диделәр апалар.

Татарстан урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең исә бакчачылык белән шөгыльләнергә әллә ни теләкләре юк бугай. Биредә урам якта урнашкан территорияләрне агачлар, куаклар басып киткән. 

Техническая урамында яшәүчеләрнең кайберәүләре йорт яны участокларын чистартып бакча ясаганнар, тотып алганнар. Ел саен шунда үзләренә кирәк булган яшелчә үстерәләр. Дөрес, монда да урам яктан бу тирәне басып киткән яшеллек арасында кайбер участоклар күренми дә. Биредә яшәүчеләр күптәннән инде участокларын яхшы иттереп, нык материал белән тотып алырга хыялланалар. Бу хакта район хакимиятенә дә мөрәҗәгать иткәннәр икән.

Титов урамындагы күп фатирлы йортларның участокларын матур яшел калай белән тотып алганнар. Биредә җир буш ятмый. Үсемлекләрне тыгыз итеп утыртканнар.

-Коймаларга без үзебез акча җыйдык, - ди яшелчә түтәлләре арасында йөрүче 79 яшьлек Александра Дерябина. – Мин инде үзем эшли алмыйм. Социаль хезмәткәр килә, менә бу яшелчәләрне дә ул утыртты. Мин шулай чыгып, һава сулап, карап кына йөрим. Элек бу тирәдә безнең бәрәңге бакчалары урнашкан иде. Хәзер бит бәрәңгене дә алай күп утыртмыйлар.

Янәшәдәге йортта яшәүчеләрнең бакчалары Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәме белән тотып алынган.

Совет урамындагы 48 нче йортта яшәүче Габделбәр Мифтахов кечкенә генә участокны үзе матур итеп, читән ясап тотып куйган да, шунда яшелчә үстерә. Без дә килеп бастык, ул да су буеннан кычыткан җыеп кайтып җитте.

-Аны тапап, түтәлләргә, яшелчәләр арасына салып чыгам, - ди озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән Габделбәр абый. – Дымны да саклый, ашлама да була. Безнең Амур ягында да бакча бар. Ләкин мондагы участокны да ташлыйсы килми. Үзенә күрә бер шөгыль: шунда чыгып эшләп керәм. Авыр эш тә түгел, тик тормастан гына инде. Беркемнең дә сүз әйткәне юк, “Нигә тоттың, нигә утыртасың да?”- диюче булмады.

Чирмешәннең Совет урамындагы 47нче йорт яныннан гел сокланып үтәм. Күп фатирлы йорт яны участогы ел саен ялт итеп тора. Гомумән, Совет урамында яшәүчеләрнең күбесе бу яктан актив. Чыгалар да, эшлиләр. Әйтик, 5нче, 45нче, 47нче, 49нчы, 53нче йорт тирәләрендә һәрвакыт тәртип.

-Бу йортта 42 ел яшибез, - ди Совет урамындагы 53 нче йортта яшәүче Людмила Тудиярова. –Ишегалдында элек һәрберебезнең участогы бүленгән иде. Коймаларны алып ташлагач, чәчәргә ярамый дигәч, монда чүп үләне басып китте. Аннан соң инде шайтан таягы үстергәнче дип, участогыбызны чистартып, кире яшелчә, чәчәкләр утырта башладык. Безнең башка җир юк. Үзебезгә кирәген шунда үстерәбез, суганын да, кыярын да -  үзебезнекен ашыйбыз.

Шулай да кайбер йорт тирәләрендә чүп үләннәре хөкем сөрә. Күп фатирлы йортлар яны участокларын кем карарга, җыештырырга тиеш?

Торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов әйтүенчә, йортлар яны участоклары өчен шунда яшәүчеләр җаваплы.

-Күпчелек моны аңлый һәм, өмәләр үткәреп, йорт тирәләрен җыештыралар, чүп үләннәрен чабалар. Соңгы вакытта чәчәк үстерүчеләр дә күбәйде, - ди Мәсхүт Хөсәенов. – Бүген күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең кайберәүләре йорт яны участокларда яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерә. Аларга беркем сүз әйтми, утыртсыннар, үстерсеннәр.

Идарә рәисе сүзләре буенча, күп квартиралы йортлар тирәсендәге территорияләрне тәртиптә, чисталыкта тоту йорт буенча "старший"лардан тора.

-Әйтик, Совет урамындагы 5 нче йорттан Розалия Бигеева, Совет урамындагы 45 нче йорттан Валентина Сапожниковалар үз вазыйфаларына бик җаваплы карыйлар, - ди Мәсхүт Мәхмүт улы. – Алар халык белән уртак тел табып эшлиләр.

фото: автор 

Чирмешәндәге күпфатирлы йортлар янында чәчәк тә, чүп тә үсә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев