Чирмешәндә коронавирус белән авыручылар саны арта
Соңгы көннәрдә генә дә районда инде берничә кешегә “коронавирус” диагнозы куелды.
Бер атна эчендә 27 райондашыбыз “больницадан тыш пневмония” йоктырган, ел башыннан шундый 500 очрак теркәлгән. Бу турыда район үзәк больницасыннан хәбәр иттеләр.
Быел 37 якташыбыз “COVID-19”ны йоктырган. Кызганыч, вафат булучылар саны да арткан, 21 кеше гүр иясе булган.
-Чирмешәнлеләр арасында пневмония белән чирләүчеләр саны артты, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – Күпчелек бүгенге хәлнең җитдилеген аңлап та бетерми бугай. Вируслы пневмония кешедән кешегә тиз йога. Форсаттан файдаланып, райондашларга үзегезне саклагыз диясе килә. Иң мөһиме - кулларыгыз чиста булсын, аларны сабын белән даими юып торыгыз яки дезинфекцияләү әйберләрен кулланыгыз. Кеше күп җыела торган урыннарга бармаска тырышыгыз. Битлекләр турында да онытмау зарур, әмма бер битлекне озак кияргә ярамый, аны алмаштытырга онытмагыз. Озак киелгән битлекнең файдасы юк, киресенчә, зарарлы гына.
Районга коронавируска каршы барлыгы 10755 комплект вакцина кайткан, 10376 кеше прививка ясаткан.
-Соңгы атнада 200дән күбрәк райондашыбыз короновирустан укол кадатты. Без якташларыбызны кабат прививка ясатырга өндибез. пандемияне шул гына туктата ала. Бүген больницада вакцина бар, - ди район үзәк больницасының баш табибы Лилия Мортазина.
– Прививка ясату өчен авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына да мөрәҗәгать итәргә була.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев