Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә коронавирус белән авыручылар саны арта

Бер атна эчендә 32 райондашыбызга “больницадан тыш пневмония” диагнозы куелган, ел башыннан шундый 668 очрак теркәлгән. Бу турыда район үзәк больницасыннан хәбәр иттеләр.

Агымдагы елда 42 якташыбыз “COVID-19” йоктырган. 224 авыру Әлмәт үзәк больницасына стационар дәвалануга күчерелгән, соңгы атна дәвамында анда тагын алты кешене илткәннәр.

Районга коронавируска каршы 12265 комплект вакцина кайткан, 11618 кеше прививка ясаткан.

2 декабрь көнне Татарстанда коронавирус 236  кешегә йоккан. Ел башыннан республикада 38524  COVID-19 очрагы теркәлгән. 2 053 827 кеше прививка ясаткан.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X