Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә күл тирәсен яңарталар

Чирмешәндәге күл тирәсен үз эченә алган парк территориясенә быел төзүчеләр килергә тиеш, монда 11 миллион сумга якын акчага эш күләме планлаштырыла.

Республика программасы нигезендә узган елны район үзәгендәге Җиңү паркы яңа төс алды. Биредә реконструкция – үзгәртеп кору эшләрен башкарганда, халык фикерен дә исәпкә алдылар. Моның өчен берничә тапкыр халык тыңлаулары үтте.

Шушы көннәрдә Казаннан килгән архитектор Әлфия Шәфыйкова кабат чирмешәнлеләр белән очрашып, “Күлле” паркның киләчәге турында фикер алышты һәм эскиз проекты белән таныштырды. Очрашу барышында теләкләр, тәкъдимнәр күп булды. Әйтик, кар- яңгырдан ышыкланырга урын, велосипедлар өчен махсус юл булса яхшы, диделәр. Күл тирәсендәге койма хакында да бәхәсләр туды, кемдер аны кирәк дип саный, башкалар - каршы. Ничек булса да, биредә үзгәрешләр көтелә, халык фикерендә исәпкә алачаклар.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев