Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә хокук бозуларны профилактикалау отрядлары конкурсы узды

Чирмешән кадет интернат-мәктәбендә балигъ булмаган гомуми белем бирү учреждениеләренең хокук бозуларны профилактикалау отрядларының традицион конкурсы узды.

Быел конкурста районның 9 мәктәбе катнашты. Беренче этапта аларның вәкилләре строй белән йөреп күрсәттеләр. Икенчесендә, иҗади бәйгедә, катнашучылар команда эшчәнлегендә һәр әгъзаның ролен, тормыш өстенлекләрен, эшкә тулаем мөнәсәбәтне күрсәттеләр. Җиңүче отрядлар сайлап алу этабында катнашачак. Узган елгы бәйгедә Әккәрәй урта мәктәбеннән “Альтаир” отряды җиңгән иде.

- Мондый отрядларның бурычы - җәмәгать урыннарында хокук бозуларны кисәтү, - ди Чирмешән муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев