Чирмешәндә халык гошер сәдакасы тапшыра
Район авыллары мәхәлләләрендә халык бу көннәрдә гошер сәдакасы тапшыра. Бакчаларыбыздан җыелган әлеге яшелчәләр мәчет-мәдрәсәләргә, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына озатылачак.
Гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.
-Суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, кабак, аш чөгендере ише ризыклар тапшырырга мөмкин. Аллаһының рәхмәте яусын, халкыбыз да, имамнарыбыз да бу яктан ел да актив, гадәттә 20-22 тонналап яшелчә җыела, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. -Гошер сәдакасын Казан мәдрәсәләренә, “Ярдәм“ мәчетенә, Әлмәттәге мәдрәсәгә, үзебездәге картлар йортына озатачакбыз. Гошер сәдакасы кабул булып, калган малларыбызга иншаллаһ бәрәкәт иңсен.
Рамил Ибраһимов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев