Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә җитештерелүче "Латыйпов ипие" "ТАССРга - 100 ел" тамгасы белән чыгачак

Районда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыгачак.

Бүгеннән «Багетный» авыл хуҗалыгы эшкәртү һәм сату кулланучылар кооперативы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, үзе җитештергән эшләнмәләрне махсус тамга – логотип белән тәкъдим итә башлый.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин моңа хокук бирүче сертификатны   кооператив рәисе Альберт Латыйповка тантаналы шартларда тапшырды. Бу логотипны куллану эшләнмәләрнең сыйфатын гарантияли, республикабыз тарихы турында да искәртә.

- Әлеге сертификатка ия булу үзенә күрә бер дәрәҗә дип саныйм, хәзер азык-төлекне ТАССРның 100 еллыгы логотибы белән чыгара башлыйбыз, - ди Альберт Яхъя улы. - Без тәүлеккә тонна ярым - утыздан артык төрдәге икмәк-булка эшләнмәләре җитештерәбез. Махсус тамга ябыштырылгач, сатып алучыларыбызга безнең эшләнмәләрне тану җайлырак булыр.

Әлеге кооператив пекарнясында пешерелгән икмәк-булка эшләнмәләрен район авыллары кибетләре киштәләрендә генә түгел, күрше Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Лениногорск, Самара өлкәсе Шентала районнарында да сатып алырга була. Якын көннәрдә алар пешергән камыр ризыклары район үзәгендәге зур сәүдә челтәрләрендә дә урын алачак.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев