Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә исерек әниләрне комиссиягә дәштеләр

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында, онлайн режимда узды, утырышка чакырылырга тиешле кешеләр дә аңа читтән торып тоташты.

Түбән Чегодай авылыннан бер яшүсмернең әнисенә дә, үзенә дә ардминистратив эш ачылган. Төнге вакытта урамда булып, күршесе белән низагка килгән, үзизоляция кагыйдәсен бозган өчен, егетнең үзенә, ә комендант сәгатендә улының өйдә булуын тәэмин итмәгән өчен, ана кешегә кисәтү ясалды.

Үзизоляция кагыйдәсен бозган тагын ике яшүсмернең ата-анасына штраф салынды. Кагыйдәне үтәргә кирәк, ул һәркемгә дә кагыла.

Балалары турында кайгыртмыйча, кәеф-сафа корып йөрүче әниләр дә комиссия алдында җавап тотты.

Шешминкадан Ю. атналар буе “яшел елан” кулланган. Башка эчмим, дип ышандыра ике бала анасы, тик алкогольдән дәваланмыйча  ул бу гадәтен ташлый алмас кебек. Комиссия членнары аңа наркологка барырга киңәш иттеләр. Гаилә контрольгә алына, ничек булыр, вакыт күрсәтер.

Чирмешәннән  Г.да  кабат элеккеге гадәтен алган, балалар да, эш тә арткы планга күчкән. Балаларына тиешле тәрбия бирмәгән ана янә алкогольдән дәваланырга  ышандыра. Белмим, озаккамы?!.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев