Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә инвалидлар оешмалары вәкилләре туристлар көнен билгеләп үтте

Татарстан һәм Самара өлкәсе районнарының инвалидлар оешмалары командалары, бергә җыелып, туристлар көнен билгеләп үттеләр.

Биш районнан җыелган кунаклар тарихи валда туристлык осталыкларын күрсәттеләр, ачык һавада спорт һәм өстәл уеннары уйнадылар, учакта пешкән шулпа белән сыйландылар, җыр, бию, уен-көлкегә дә урын булды. Сибәләп торган көзге яңгыр да ярышларга комачауламады, кунакларның кәефен төшермәде.

-Шулай очрашып, төрле өлкәләрдә үзебезне сынап карау матур гадәткә әйләнде. Сентябрь башында гына Келәүледә балык тоту ярышларында катнаштык. Бүген үзебездә кунаклар, - диде район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. – Оптимист коллегаларны “Без – туристлар - оптимистлар!” исемле чарага чакырдык.

Дөрестән дә, алар барысы да оптимистлар, үзләре баянда уйный, гитара чиертә, үзләре җырлыйлар. Уеннарда да сынатмадылар кунаклар, аларда дуслык җиңде.

Район Советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Харисовалар кунакларга күтәренке кәеф, ныклы сәламәтлек теләделәр.

-Мондый очрашулар безнең өчен бик кирәк, бәйгеләр көч, энергия бирә, ә иң кадерлесе - аралашу, - диде Самара өлкәсенең Келәүле районыннан килгән Сергей Егоров.

Кунакларга аеруча джакколо, шаффлборд өстәл уеннары ошады.

Ярышларда катнашучыларны буш җибәрмәделәр, барысына да, иганәчеләр ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырдылар.

-Без Чирмешән инвалидлар оешмасы белән инде берничә ел тыгыз элемтәдә. Мондый чаралар  тәҗрибә уртаклашу мәйданы кебек. Очрашулардан яңа көч алып кайтабыз, - диде Самара өлкәсенең Камышлы районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Зөлфия Дәрҗеманова. – Рәхмәт күршеләргә, алар безнең якын туганнар кебек.

Сүз уңаеннан, кунаклар инвалидлар җәмгыяте бинасында да булдылар, туган як тарихы музее белән дә таныштылар. Биредә күргәннәренә гаҗәпләнүләрен дә яшермәделәр.

фото: автор

Чирмешәндә оптимист туристлар очрашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев