Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Җиңүнең 75 еллыгын каршылау һәм үткәрү буенча комитет атна саен җыелачак

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылау һәм үткәрү буенча райондагы оештыру комитеты бу уңайдан эшчәнлекне атна саен йомгаклап барачак.

Комитетның чираттагы утырышында муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

-Юбилейга кадәр санаулы вакыт калды. Шуңа күрә бу уңайдан эшчәнлекне активлаштыру мөһим. Һәр оешманың үз планы, программасы булырга тиеш, - диде ул. –Дөрес, күпчелек бу көннәрдә үк төрле чаралар үткәрә, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар оештыралар. Аларны дәвам итәргә, Бөек Җиңүгә багышлап башка төрле чаралар да үткәрергә кирәк. Яшь буынга да сугышның ничек яулануы, чын дөреслек турында аңлатыйк, белсеннәр, илнең патриотлары булып үссеннәр.

Безнең районда Бөек Ватан сугышында  катнашкан 6 ветеран исән-сау. 1928 елның 22 июне – 1945 елның 3 сентябре арасында туган сугыш чоры балалары - 1390 кеше.

Утырышта әйтүләренчә, сугыш һәм тыл ветераннары бөтен яктан игътибар тоярга тиеш. Аларның мөрәҗәгатьләре дә игътибарсыз калмасын.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев