Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә ифтар ашларын өйләргә илттеләр

Быел халык арасында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, мәчетләребездә дә, аерым өйләрдә дә күп кеше җыеп ифтар мәҗлесләре уздырмадылар.

- Әмма шундый вакытта да безне онытмадылар, ураза тотучыларга, шул исәптән миңа да, район мәчетләрендә әзерләнгән ашны көн саен диярлек өйгә китереп бирделәр. Ай дәвамында бик сыйладылар. Ашлары искиткеч тәмле булды, көн саен төрләндереп, хәтта җиләк-җимешләр дә куеп китерделәр, - ди Чирмешәндә яшәүче Мәдинә Фәттахова. - Гает көнне дә нык зурладылар, район үзәгендә урнашкан ике мәчеттән дә бәйрәм күчтәнәчләре – азык – төлек тутырылган пакетлар алып килделәр.

Якташыбыз әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә: аш пешерүчеләргә, ризыкларны китереп бирүчеләргә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт белдерә.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X