Чирмешәндә фонтаннар да бар иде...
Кайчандыр Чирмешәннең төрле урыннарында җәй җитү белән биш урында фонтан кабызалар иде. Аларның әһәмияте әллә ни зур булмагандыр, ләкин фонтаннар район үзәген бизәп аңа ямь биреп тордылар.
Район үзәгендәге күл буе чирмешәнлеләрнең яраткан ял итү урыны иде. Биредә туй машиналары да туктады, кайткан кунакларны да алып килә идек. Күлдә аккошлар, үрдәкләр йөзде. Ә тагын, хәтерлисездер, күлдә фонтан эшләде, кичен ул төрле төстәге яктырткычлар белән янды.
Озак эшләмәде шул, әүвәл утлары сүнде, яшен аткан диделәр, бугай, аннан соң фонтанны гомумән алып куйдылар. Кызганыч, бүген күлдә су да калмаган диярлек.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы фонтан да тирә – юньгә ямь биреп торды. Интернат хезмәткәрләре аның территориясен гел тәртиптә тоттылар, үзләренчә матурларга тырыштылар. Бүген ул да “консервациядә”.
Нагорный белән Карл Маркс урамнары киселешендә ясалган фонтанның гомере бик кыска булды. Дөрес, баштан ук та юл уртасында урнашкан әлеге фонтанга карата төрле фикер ишетелде. Ул юньләп эшләмәде дә, шулай да аны урнаштыручылар Чирмешәнебезне матурларга теләгәннәрдер.
Яшьләр мәйданчыгында урнашкан фонтанны берничә тапкыр үзгәртеп ясадылар, ул берничә ел дәвамында үзенә тартып торды. Бик эссе көннәрдә монда, хәтта, су керүчеләр дә булды. Редакция архивында шундый фоторәсемнәр дә саклана. Соңыннан бу фонтан да юкка чыкты.
Җәмәгать суды һәм җәзаларны үтәтү инспекциясе урнашкан бина (элеккеге “Чирмешәннефть” идарәсе) каршында элек фонтан ясалуы турында чирмешәнлеләрнең күбесе белми дә, ләкин, нишләптер, ул озак эшләмәде.
Бүген район үзәгендәге бердән-бер “Кәрван сарай” күп функцияле сәүдә үзәге каршындагы фонтан гына эшли. Бина да, фонтан да Чирмешәннең “йөзек ташы” дип була. Аны быел күптән түгел генә кабыздылар. Дөрес, суы торбалардан ерак китми, басым түбән.
Әлеге мәсьәлә уңаеннан Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиеваның да фикерен белештек.
-Билгеле, фонтаннар булса, матур. Әмма аны урнаштыру ансат түгел. Бүген заманча фонтан ясау байтак чыгымнар сорый, таләпләре бар, беренче чиратта, электр җиһазларына карата, алар ышанычлы, куркынычсыз булырга тиеш. Аннан соң аны карап торырга, чистартырга да кирәк, - диде Светлана Сарыйм кызы.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев