Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә экстремизмны профилактикалау һәм кисәтү турында сөйләштеләр

Чит идеология аеруча яшьләр өчен куркыныч. Хәзер интернеттагы социаль челтәрләрдә яшьләрнең аңын томалау, агулау өчен нинди генә алымнар кулланмыйлар. Безгә ят идеология, чара күрмәсәң, әллә нинди агымнарга алып керергә мөмкин.

-Балаларның, аеруча өлкәнрәк яшьтәге яшүсмерләрнең кайда, нинди мәгълүмат алуы белән кызыксынырга тиешбез. Бер әйбер дә болай гына барлыкка килми, вакытында игътибар бирелмәсә, соңыннан аларны үзгәртеп булмаячак, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, хокук бозуларны профилактикалау буенча районның ведомствоара комиссия утырышында. -Мәктәпләргә барырга, террорчылыкның, экстремизмның асылы, ят идеологиянең зыяны турында аңлатырга кирәк.

Район мәктәпләрендә экстремистик идеология таралуны кисәтү буенча планлы эшчәнлек алып барыла, әңгәмәләр, айлыклар, очрашулар үткәрелә.

-Андый чараларга безне дә чакырыгыз, рәхәтләнеп барырбыз, - диде район прокуроры урынбасары Айназ Газизов, бу өлкәдә хокук саклау органнарының да зур җаваплылык тоюын белдереп.

Район мәдәният йортында узган бу утырышта район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Илназ Мөхетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова, халык мәшгульлеге үзәге директоры Фәридә Сәйфетдиновалар да чыгыш ясады. Монда белем бирү оешмаларында укучылар арасында хокук саклау, волонтерлык хәрәкәтен үстерү, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм яшүсмерләр белән эшләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,наркотиклар кулланудан, тәмәке тартудан тыелу, социаль яклауга мохтаҗ инвалидлар һәм гражданнар өчен эш урыннары квотасы һәм резерв булдыру хакында да сүз барды. Банк карточкаларыннан урлаулар темасына да кагылдылар, чөнки, күпме сөйләнсә, язылса да, райондашларыбыз арасында мошенниклар тарафыннан алданучылар һаман байтак икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев