Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә эчке эшләр органнары ветераннарын мәҗлескә чакырдылар

Бу бәйрәмдә сүз алган, котлаулар ирештергән һәркем мондый очрашуны тансыклавын әйтте. Ике ел күрешә алмагач, моңа ковид сәбәпче, быел ничек тә табын көйләргә уйлаганнар.

Аларга сыйлы табын көйләү һич кыен түгел, ветераннар Советын Наилә Мәссарова җитәкли башлагач, бу яктан эш җиңеләйгән. Озак еллар бу системада эшләп тәҗрибә туплаган, хөрмәтле, сүзен үткәрә белүче ветеран Наилә Сабирҗан кызы башлап йөргәч, бүгенге тантанага да җитди әзерләнгәннәр. Бәйрәмгә килгән һәркемгә бүләк тапшырдылар, һәркемгә хөрмәт белдерделәр.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин милициядә -  полициядә озак еллар хезмәт куйган ветераннарга, элеккеге җитәкчеләргә - Исмәгыйль Кәримовка һәм Фаяс Минһаҗевка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

-Болай бергә очрашу, сөйләшеп утыру – үзе бер гомер, - диде Илфат Нәгыймулла улы. -Сез һәрвакыт алгы сафта, хезмәтегез бик җаваплы, аны төгәл башкарасыз, рәхмәт. яшьләрне тәрбияләүдә сезнең зур тәҗрибә гел кирәк.

Исмәгыйль Кәримов әчке эшләр органнарында 28 ел хезмәт куйган, монда 1970 елда, армиядән соң, комсомол путевкасы буенча килгән, гади сотрудниктан башлап – бүлек җитәкчесенә кадәр вазифаларда булган.

-Атта да, мотоциклда да йөрдек, - ди ветеран. -Эшебез бик җаваплы. Шөкер, бүген безне онытмыйлар, хәлебезне беләләр, бәйрәмнәрдә күчтәнәчсез калдырмыйлар.

Михаил Пестов районда криминаль милиция начальнигы булып 27 ел эшләгән. Аннан соң 15 ел район судында администратор постын биләгән.

-Бүген, ялда булсам да, үземә шөгыль табам, өйдә, бакчада эш җитәрлек, - ди якташыбыз. -Хәзерге коллектив та әйбәт. Бәйрәмнәрдә онытмыйлар, күңелебезне күрәләр, рәхмәт. Ике бала үстердек.

Үзәк ашханәдә узган күркәм мәҗлестә бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр, тәмле ашлар белән сыйладылар. Монда килә алмаган, инде мәрхүм ветераннар турында да җылы сүзләр әйтелде. Кораллы җинаятьчене тоткарлаганда гомере өзелгән хезмәттәшләре Мирсәет Кәбиров исеме аеруча еш телгә алынды.

Законлылык сагында торучы, халык иминлеген тәэмин итүче полиция хезмәткәрләре прокуратура, суд органнары белән эшлекле мөнәсәбәтләрдә, ниндидер низагка юл куймыйлар. Бу да бик мөһим. Полиция бүлегенең ветераннар Советы 42 кешене берләштерә.

 

-Бергәләп, тагын очрашырга язсын. Безгә тере аралашу кирәк, - диде Россия Эчке эшләр бүлегенең район буенча бүлеге начальнигы Юлдус Билалов, бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп. -Сезгә иң кирәге – сәламәтлек телим. Бәйрәмне оештыруда катнашучыларга, эшебездә гел булышырга җай табучы ветераннарга, аеруча Наилә Сабирҗан кызына (Мәссаровага) рәхмәт юллыйм.

Россиядә эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне бәйрәме бар. Бүгенге чара шуның кысаларында менә шулай, бик  тантаналы оештырылды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев