Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә дә халык саны кими

Чирмешән авыл җирлегенә узган елда 115 кеше кайткан, 156 кеше моннан киткән.

Чирмешән авыл җирлеге территориясендә былтыр 73 җинаять кылынган, шуларның 20се – мошенниклык, кеше алдау гамәлләре. Җирлек гражданнары җыенында чыгыш ясаган участковый, полиция майоры Марат Кәбиров халыкка шундый фактлар да җиткерде.

Чирмешәнебез чагыштырмача тыныч төбәк булса да, начар, тискәре күренешләр дә булып тора. Җәмәгать урыннарында исереп-тузып йөрүчеләр байтак. Әнә 2019 елда  административ хокук бозулар белән бәйле 235 беркетмәнең 91е  шундый тәртип бозучыларга карата төзелгән. Гаиләләрдә тавыш чыгаручылар да аз түгел икән, моңа һаман да шул “яшел елан” сәбәп.

 -Шунысына шөкер,  күпмилләтле район үзәге булсак та, үзара дус, тату, аңлашып  яшибез. Бер-беребезнең бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Бу безнең мактанычыбыз, - диде район мәдәният йортында, авыл җыенында хисап тоткан Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

Чирмешән авыл җирлегенең милли составы:

- татарлар – 3539 кеше, ягъни 50,7 процент;

- руслар – 2021 кеше, 28,9 процент;

- чувашлар – 907 кеше, 13,0 процент;

- мордвалар - 403 кеше, 5,8 процент;

- башка милләтләр – 112 кеше, 1,6 процент.

Кайсы гына авыл җирлегендә узган җыенны алма, авылларыбыздагы демографик хәл зур өмет уятмый. Әлбәттә, Чирмешән дә бу яктан искәрмә түгел. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, монда да туучылар саны кимегән, ә үлем-китем күп.

 Җирлекнең соңгы еллардагы демография күрсәткечләре

 

 01.01.2015 ел

 01.01.2016 ел

 01.01.2017 ел

 01.01.2018 ел

 01.01.2019 ел

 01.02.2020 ел

Халык саны

6935

7082

7081

7068

7021

6982

Гомуми үсеш

58

147

-1

-13

-47

-39

- туучылар саны

78

82

72

80

66

59

- үлүчеләр саны

81

68

69

75

72

72

- кайтучылар

133

229

150

128

115

148

- китүчеләр

72

96

154

146

156

174

 

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.  Җирлектә ике Бөек Ватан сугышы ветераны: Александр Чупахин һәм Александр Белоноговлар исән-сау. Мондагы авылларда 90 яшьтән өлкәнрәк  20 кеше яши. Түбән Чегодай авылыннан Хәтимә әби Хәсәншинага исә быел, Ходай язса, 97 яшь тулачак.

 

Кайда күпме бала бар?

 

№№ пп

Белем бирү учреждениесе

Укучылар саны

1

1 нче Чирмешән мәктәбе

347

2

2 нче Чирмешән мәктәбе

145

3

Чирмешән  лицее

418

4

Кадетлар мәктәп- интернаты

149

5

 «Ромашка» балалар бакчасы

121

6

 «Каенкай» балалар бакчасы

61

7

 «Чишмәкәй» балалар баакчасы

67

8

 «Ландыш» балалар бакчасы

78

9

«Әкият» балалар бакчасы

85

10

 Чирмешән аграр техникумы

178

11

Балалар сәнгать  мәктәбе

411

 

Чирмешән авыл җирлегендә 2019 елда  2 миллион 340 мең 600 сум үзсалым акчалары (республикадан бирелгәне – 8 миллион 684 мең сум) җыелган. Кем әйтмешли, бер сукмактан йөрсәк тә, халыкның 64,1 проценты гына әлеге салымны түләгән, калганнар күмәк эшләргә кушылмаган.

Былтыр үзсалым акчаларына  район үзәгендәге христиан зираты тирәсе тотып алынды, мөселман зиратында кирәк-яраклар саклау өчен корылма булдырылды. Чишмәләрне төзекләндерү, тротуарлар ясау, бордюрларны яңарту да -  халыктан җыелган күмәк акчалар хисабына башкарылган эшләр. Үзсалым акчаларына җирлек 1 миллион 492 мең 500 сумлык яңа тракторлы булды, аңа 187 мең сумга чапкыч та алганнар.  Халык акчасы су линияләре төзү-яңарту өчен проект-смета документлары, “Ландыш” балалар бакчасы янәшәсендә  машиналар кую урыны ясау өчен дә тотылган.

Быел башкарылачак эшләр дә билгеле.  Алар өчен үзсалымны балигъ булган  кеше башына 1000 сум исәбеннән җыелачак. Моннан беренче төркем инвалидлар, көндезге уку формасында белем алучы студентлар, армия хезмәте үтүчеләр, 80 яшьтән олылар азат ителә.  

Торак  пункт исеме

    Барлык хуҗалыклар

 

            Халык саны

 2019 елның 1 гыйнварына

 2020 елның 1 гыйнварына

2019 елның 1 гыйнварына

2020 елның 1 гыйнварына

Чирмешән авылы

2267

2288

6487

6459

Кече Чегодай

41

42

97

96

Казанка

89

89

202

197

Түбән   Чегодай

116

116

235

230

Барлыгы

2513

2535

7021

6982

 

2020 елга планлаган эшләр өчен үзсалымны быелның 20 мартына кадәр җыю таләп ителә, шул очракта гына республикадан дүрткә бер исәбеннән акча киләчәк.

Бүген Казанкада үзәкләштерелгән су линиясен яңарту бурычы тора, аның проекты ясала.

Авыл җирлеге авыллары урамнарын яктырту буенча соңгы елларда байтак эш башкарылды. Үзсалым акчалары хисабына моңа 1 миллион 267 мең 270 сум акча тотылган.

- Юлда йөрүчеләр күрәдер, кичләрен авылларыбыз, бигрәк тә, Чирмешәнебез нык яктырды.  Бу юл хәвефсезлеге дә бит. Аннан соң район үзәген төзекләндерүдә, матурайтуда катнашкан, моңа өмәләрдә үз өлешен керткән якташларыбызга бик зур рәхмәт әйтәсем килә,   - диде җыенда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

 

Шөгыльле халык

 

Чирмешәннән Ирина Ивановна Иванованы, иң күп сөт тапшыручы буларак, сәхнәгә дәшеп, савыт-саба җыелмасы белән бүләкләделәр. Ул 2015 елда абзар төзергә дәүләт ярдәмен алган булган.

-Терлекне, мал-туар, кош-кортны гел асрадык. Хәзер җиде сыерыбыз, дуңгызлар, тавыклар бар. Азаплансаң файдаасы бар инде, зарланып тик ятсаң, сиңа кем китереп бирә. Җиде сыер асрыйм.  Хәзер берсе ташлаткан.  Бу арада көненә 27-30 литр сөт тапшырам, болай да сатам. Сөтне аппарат белән савам, аны үзем сатып алдым. Бушлай бирергә вәгъдә иткәннәр иде, көтәбез, -  ди Ирина Ивановна.

Аның кебек уңганнар күп җирлектә. Чирмешәндә -  Николай Макаров, Василий Иванов, Имран Мөслимов, Казанкада -  Надежда Куракова, Николай Хмелев, Саматдин Бабаев, Мусаддин Бабаев,  Игорь Юнусов, Сергей Миронов, Түбән Чегодайда –  Хаҗәр Гыйниятуллина, Рузалия Бәдертдинова, Гөлнәзирә Дәүләтшина шундыйлардан.

Сөт сатучы халык 2019 елда барлыгы 8 миллион 205 мең 740 сум акча эшләгән.

Альберт Латыйпов теплицаларда бакча җиләге үстерә. Кура җиләге, башка җиләк-җимеш агачлары утырткан. “Латыйпов ипие”н, Усик Мхиторяннарның “Әрмән ипие”н  халык яратып ала. Җирлектә теркәлгән 124 үзмәшгулебез, нигездә, тортлар пешерү, кием тегү, аяк киеме ремонтлау, “тырнак бизнесы”, чәч алу, йөк ташу, эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнә икән.

Гадәттә, элек авыл җыены җанлырак үтә иде. Монысында сораулар күп булмады. Кайберәүләрне торак төзү өчен кредит рәсмиләштерү тәртибе кызыксындыра, кайдадыр урамнарга яктырткычлар өстәүгә кагылышлы гозерләр яңгырады. Җыенда  ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Кобелев катнашып, халыкны республикадагы бүгенге вәзгыять белән таныштырды. 

фото: автор

Чирмешәндә авыл җыены узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев