Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Бесланда һәлак булганнарны искә алдылар

Йөзләрчә олы кешеләрнең һәм балаларның гомерен алып киткән Бесландагы фаҗигадән соң нәкъ 17 ел узды. Бу фаҗига турында әле дә кадәр тетрәнеп искә алалар.

Чирмешәндәге "Орион" яшьләр үзәгендә әлеге датага багышланган "Коррупция яки ваемсызлык? Ни өчен балалар һәлак булды?" дигән чара узды.

Бу очрашу башында кунакларга документаль фильм күрсәтелде, анда төп рольләрдә балалар чыгыш ясады, алар бу хәерсез көнне белем көненә багышланган линейкага киләләр һәм тоткынлыкта калалар. Киләчәктә ул балаларның тормышы ничек булганлыгын да күрсәттеләр.

Очрашуның максаты Бесландагы фаҗигадә гаеплеләрне ачыклау түгел, ә безнең районда мондый очракларны булдырмау иде.

- Үз балаларың белән күбрәк аралашырга, аларның мәнфәгатьләрен белергә кирәк. Балалар нинди дә булса экстремистик сектага эләкмәсен өчен барысын да эшләргә, - диде “Орион”ның сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова. Очрашу шушы сүзләр белән тәмамланды.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев