Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бер хатын-кызның машинасын көпә-көндез куып киткәннәр

01 135 нче Чирмешән янгын сүндерү часте хезмәткәрләре 14 июнь көнне район үзәгендәге хуҗасыз бинада чыккан ут сүндерергә барганнар. Аларга һәм ПЧ-73 нең Күтәмәдәге аерым частена ут белән бәйле башка хәвеф-хәтәрләр хакында хәбәрләр булмаган.

02 10-16 июньдә районның полиция бүлекчәсендә 40 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәткәрләре 8 административ беркетмә төзегәннәр.

Матди зыян белән бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 92 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кыз, мошенниклык юлы белән алдап, үзенең 5 мең сум акчасын үзләштергән билгесез адәмне җинаять җаваплылыгына тартуны сорап полициягә гариза язган.

Өеннән алкоголь продукциясе (көмешкә) саткан өчен, Лагерка авылы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешәндә яшәүче берәүнең өе яныннан билгесез кеше “Лада-Калина“ автомашинасын куып киткән.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәте белгечләрен 35 тапкыр чакыртканнар. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, күпчелек чакыртулар йөрәк, кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына булган. 4 инсульт очрагы теркәлгән, ул авыруларны Әлмәт больницасына озатканнар. 4 кеше ОРВИ белән чирләгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 36 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ исе килү, җиһазларны көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев