Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Бөек Җинү бәйрәмендә сугышта булган биш ветеран да катнашты

Чирмешәндә быел да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы митинг “Үлемсез полк” йөреше белән хәтердә калды. Анда 1300 кеше катнашты.

Әлеге акциягә кушылган райондашларыбыз ул сугышта катнашкан, күбесе инде мәрхүм әтиләре, бабалары, башка якын кардәшләренең зурайтылган фоторәсемнәрен тотып, алдан билгеләнгән маршрут буенча рәтләрдә үттеләр, аннары барысы бергә Титов урамыннан Совет урамына, митинг урынына төштеләр. Бу мактаулы, бик дулкынландыргыч гамәл, хәтеребезне яңарту чарасы. Бигрәк тә яшь буын моннан 74 ел элек җиңү белән тәмамланган, илебезгә зур хәсрәт китергән канкойгыч сугыш турында белергә тиеш.

Ветераннарны, митингка килгән райондашларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады, Бөек Ватан сугышы мизгелләрен хәтердә яңартты, илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән якташларыбызны да искә алды, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен ирештерде, алар турында күбрәк кайгыртырга өндәде.

-Бу бәйрәм бер дә искерми торган. 1941 елда ук утка кергәннәр, һәлак булганнар сугышның безнең җиңү белән тәмамланасына ышанганнар, - диде район башлыгы.

Бөек Ватан  сугышында  районнан 19852 кеше  катнашкан, 8534 се һәлак булган. Бүген  ветераннарның сигезесе генә исән-сау,  митингта аларның бишесе генә катнаша алды.

Чирмешәнлеләрне Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм  Нуриәхмәтов республика җитәкчелеге  исеменнән котлады.

Митингта Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин,  ветераннар Советы  рәисе  Габделбарый Галиев, сугышчы-интернационалист Марат Яббаров, кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Роман Миронов та чыгыш  ясадылар.

Елдагыча,  район җитәкчеләре һәм оешмалар вәкилләре район үзәгендәге Мәңгелек ут янындагы һәйкәл, хәрби техника түренә, Геройлар  Аллеясына веноклар, чәчәкләр  куйдылар.

Митингның  үзенә җәлеп итә  торган бер мизгеле бар – мәктәп укучыларының, кайбер оешмалар вәкилләренең “тартмага” оешып,  төз басып  марш  атлап  үтүе аңа  купшылык, дәрәҗә өсти. “Парад”ны бүген дә дулкынланып күзәттек.

-Быел да бик хөрмәт  иттеләр, - ди  бәйрәмгә  килгән кадерле кунак – Югары Чегодайда яшәүче сугыш  ветераны  Габделхак Җиһаншин. - Аллага  шөкер,  йөреп торам, күзләрем  күрә,  колакларым ишетә.

93 яшьлек Габделхак абый 1943 елны сугышка китә, солдат шинелен 1950 елда гына  сала.  Александр  Матросов  исемендәге  полкта хезмәт итә ул, Рига  шәһәренә  кадәр барып җитә. “Ватан сугышы” ордены, “За отвагу” медале – бүләкләренең иң дәрәҗәлесе.

-Сугыш ахырындарак берьюлы биш немец солдатын әсирлеккә алдым һәм штабка тапшырдым, ди каһарман якташыбыз. –Орденны шуңа бирделәр бугай.

Митингтан соң ветераннарны чәй мәҗлесенә чакырып сыйладылар, концерт та булды. Кич бәйрәм дәвам итәчәк әле – Яшьләр мәйданчыгында дискотека оештыралар.

Автор фотолары

Чирмешәндә 9 майда булган митинг (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев