Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә балалар янына Көз кунакка килде

Район мәдәният йортында балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар өчен Көзге бал оештырдылар.

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Көз алтын төсләре, муллыгы һәм күркәмлеге белән аерыла. Бәйрәмгә җыелган сабыйлар да бу турыда беләләр икән. Әнә, алар янына килгән “Көз”не дә мактап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, аңа багышлап биюләр башкардылар,  хәтта көз көне генә җыеп алына торган бакча җимешләреннән, яшелчәләрдән компот “кайнаттылар”, “аш пешерделәр”. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр, сабыйларның күңелләрен күрергә тырыштылар.

Тиздән, 25 октябрь көнне, биредә кабат “Көзге бал” була, бу юлы бәйрәмгә инде өлкәннәрне чакыралар. Кичке сәгать алтыда башланачак чара программасында - уеннар, бәйгеләр, җыр- биюләр.

фото: автор

Чирмешән балалары өчен - "Көзге бал" бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X