Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Акатуй” чуваш бәйрәме узды

Чирмешән стадионында узган чуваш халык бәйрәме “Акатуй”да күрше Аксубай, Әлмәт, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат районнары фольклор коллективлары белән беррәттән, Самара өлкәсе, Чуваш республикасы, хәтта ерак Оренбург өлкәсе делегацияләре дә катнашты.

Бәйрәмгә килгән кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин,  “Сувар” газетасының баш редакторы Константин Малышев һәм Чуваш республикасының милли эшләр һәм архив эшләре буенча мәдәният министры Константин Яковлев сәламләделәр. Фердинат Мидхәт улы чуваш халкының алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, мәдәният коллективларына бүләкләр тапшырды.

“Акатуй”- игенчелеккә багышланган һәм язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә торган бәйрәм. Элек улбер атнага якын дәвам иткән. Бу көннәрдә чувашлар бер-берсенә кунакка йөргәннәр. Ахырдан бергә җыелышып бәйрәм иткәннәр, төрле ярышларда көч сынашканнар, уеннарда катнашканнар, җырлаганнар-биегеннәр.

-Чирмешәнлеләр белән Чабаксарда узган бер чарада таныштык, бу бәйрәмгә чакыргач, без бик теләп килдек, -ди Оренбург өлкәсе кунагы Надежда Сафронова.- Мондый чараларда бик теләп катнашабыз, алар милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калырга булыша. Кызганыч, мәктәпләрдә чуваш теле укытылмый, балалар туган телдә сөйләшә белмиләр.

Надежда авыл мәдәният йорты директоры һәм “Светлая мечта” коллективы җитәкчесе. Шул ук вакытта мәдәният йорты алдында оешкан декоратив-гамәли түгәрәкне дә алып бара. Өлкәннәр һәм балалар белән бергә милли костюмнар, бизәлеш әйберләре ясарга, чигәргә өйрәнәләр. Аларны киеп чыгыш та ясыйлар. Бүгенге бәйрәмгә дә үзләренең кул эшләрен алып килгәннәр.

-Бәйрәм бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Халкыгыз да бик кунакчыл, ачык йөзле, безгә монда бик ошады, -диде ахырдан Надежда.

Безнең районда 5 меңгә якын чуваш яши,ягъни халык саны буенча икенче урында. Районда 12 чуваш авылы бар. Чирмешән җирендә танылган чуваш шагыйре Порфирий Афанасьев, хәрби корреспондент Василий Вареев, кинорежиссер Дмитрий Михляев, техник фәннәр докторы Михаил Марков һәм башкалар туган.

Яңа Элмәле авыл җирлеге бүгенге бәйрәмгә аеруча җитди әзерләнгән. Аларның өйчекләрендә чуваш милли көнкүреше тулысынча чагылыш тапты дип була. Әлеге авыл җирлеге иң яхшы милли өйчек әзерләгән өчен махсус бүләккә лаек булды.

Гомумән, бүгенге бәйрәмдә район территориясендә яшәүче төрле халыклар көнкүреше, гореф-гадәтләре белән генә түгел, ә кайбер район оешмалары белән дә танышырга мөмкин иде, туган як тарихы музее, мемориаль үзәк, рус милли-мәдәни җәмгыяте һәм башкалар үз почмакларын булдырганнар.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр мәйданда чуваш җырлары тынып тормады. Концертны Чувашиядә яхшы билгеле Россия шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрдә дә күп тапкыр чыгыш ясаган “Сявал” ансамбле башлап җибәрде. Бүген алар чирмешәнлеләрне һәм бәйрәм кунакларын матур, эчтәлекле чыгышлары белән сөендерделәр. Сәхнәгә бер-бер артлы башка коллективлар да чыкты.

Бу вакытта мәйданның төрле почмакларында уеннар барды. Кемдер көянтә-чиләк белән, башкасы капчык киеп йөгерде, баганага менеп караучылар да булды, катыкта акча да эзләделәр. Чабата ташлау ярышын бик ошаттылар. Хәтта Әккәрәйдән 79 яшьлек Раиса Квакова да түзә алмады, яшьлеген искә алды, чабатаны киеп еракка очырды.

-Бик күңелле бәйрәм булды, - ди Раиса Кузьминична.- Элеккеге танышларымны очраттым. Уеннарда да катнаштым.

“Акатуй”да сәүдә нокталары да сату итте, бәйрәм уңаеннан ярминкә оештырылды. Уен мәйданчыклары да байтак иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев