Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән артистлары игенчеләрне җыр белән сыйлыйлар

Шушы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригада иген басуларына чыкты.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” игенчеләре районда беренче булып уракны төгәлләргә планлаштыралар. Аларның комбайннары өчен нибары ике-өч көнлек кенә эш калган. Шуңа да механизаторларның кәефе яхшы.

Дөрес, уңыш былтыргы кебек мул булмаса да, көчле хуҗалыкның җыярлык икмәге бар. Көннәрнең матур торуыннан файдаланып, җәмгыять механизаторлары көнне төнгә ялгап эшлиләр.

Район артистлары игенчеләр янына төшке аш вакытын чамалап килделәр. Кызу эш вакытында һәр минут кадерле.

-Былтыргы белән чагыштырганда, быел бөртек азрак чыга, - диде “КамАЗ” машинасын йөртүче Сергей Евставьев. Ул әлеге хуҗалыкта 2015нче елдан бирле эшли. Без аның белән сабан бодае кырында сөйләштек.

-Иртәнге сәгать алтыдан кичке сигезгә кадәр эшлибез, -дип дәвам итте ул сүзен. –Ике тапкыр кайнар аш алып килеп ашаталар. Аш пешерүче кызларга рәхмәт. Ай саен хезмәт хакы бирәләр.

-Июль ай өчен күпме алдыгыз?- дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

-Үпкәләргә урын юк, яхшы чыкты, - дип кыска гына җавап кайтарды ул.

Шул вакытта район мәдәният йорты артистлары аппаратураларын да урнаштырдылар, бераз репитиция дә үткәрделәр.

Комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр дә техникаларын туктатып, аш алып килгән машина янына җыелдылар.

-Бик тәмле ашаталар. Бүген аеруча тәмле булыр инде, чөнки җыр тыңлап ашыйбыз икән, - диде Иске Сережкинодан килеп, «Тукано» комбайнында эшләүче Михаил Корнилов.

Артистларыбызга да биредә чыгыш ясау ошады, рәхәтләнеп җырладылар. Киң кырлар буйлап әле рус телендә, әле татарча җырлар яңгырады.

-Без игенчеләр күңелләрен күрер өчен, ел саен кырга шулай концерт программасы белән чыгабыз, - диде район мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Закирова. – Икмәк үстергән якташларыбызга шулай рәхмәтебезне белдерәбез, уңганнарны данлыйбыз.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев