Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 75 кеше этнографик диктант язды

Чирмешәндәге үзәк китапханәдә узган “Зур этнографик диктант” Бөтенроссия акциясендә 75 кеше катнашты. Алар арасында пенсионерлар да, мәктәп укучылары да бар иде. Иң яшь катнашучы 13 яшьтә булса, иң өлкәненә 61 яшь иде.

Бу көнне укучылар, студентлар, мәгариф, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм башкалар белемнәрен сынап карады.

Диктант биремнәре утыз сораудан тора. Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы Татарстанга кагылышлы иде. Җавап язу өчен 45 минут вакыт каралды. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь утыз балл куелырга мөмкин. Диктант язуда катнашучыларга сертификатлар бирелде.

Этнографик диктантның җаваплары 10 ноябрьдә www.miretno.ru сайтында бастыралачак, шәхси нәтиҗәләрне идентификация номеры буенча 12 декабрьдә белеп була.

Әлеге акция инде дүртенче ел рәттән үткәрелә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев