Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 33 егет һәм кызга паспорт бирделәр

Яңа ел алдыннан районның тагын 33 яшь гражданына, тантаналы шартларда, төп документларын тапшырдылар. Ел башыннан барлыгы 115 яшүсмер паспортлы булган.

31 яшьлек Таҗикстан кешесе Илһам Икромов та Россия гражданлыгы алды, аңа да паспорт тапшырдылар.

-Мин инде 5 ел Әмир авылында яшим, хатыным, ике балам бар, - ди Илһам. -  Хатынымның, балаларымның гражданлыклары булгач, паспорт, гражданлык алу бик озакка сузылмады. Мин хәзер Россиянең дә тулы хокуклы гражданины.

Район мәдәният йортында узган бу чарада, соңгы айларда 14 яшь тулган малайларга һәм кызларга, паспортлар белән бергә истәлек бүләкләре дә бирделәр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин тәбрикләде һәм тормыш юлын бу документларына тап төшермичә, әти-әниләре йөзенә кызыллык китермичә үтүләрен теләде.

-Бу чарага без дустым  Сергей Матвеев белән килдек, икебез дә паспорт алабыз. Бу тантананы айдан артык, дулкынланып көттек, - ди Лагерка авылыннан  Юля Дормидонова. - Сергей инде берничә ел Чирмешәндә яшәсә дә, аралашып торабыз, дуслык җепләрен өзмибез. Паспорт алгач, хокукларыбыз белән бергә бурычларыбыз да арта, башкарган эшебез өчен үзебез җавап бирергә тиеш булабыз.

 

-Миңа ноябрьдә 14 яшь тулды, инде менә паспортлы да булдым, - ди Туймәт авылыннан Инсаф Кәримов. - Аны кулга алу белән горурлык хисе туды. Паспорт хокукларымны гына түгел, бурычларымны да арттырды.

Паспорт алучылар – 8 класс укучылары, алар киләсе елда төп дәүләт имтиханнары тапшыра. Укучының шәхесен раслаучы әлеге документы булмаган укучы имтиханга кертелми.

Автор фотосы

Күбрәк фото: Чирмешәннең тагын 33 яшь гражданы төп документлы булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев