Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлларын ремонтлыйлар

Быел райондагы торак пунктларда юл - урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү өчен генә дә 50 миллион сум акча бирү каралган. Инфраструктура үсеше бүлегеннән шундый мәгълүмат алдык.

Агымдагы елда байтак авылларда вак таш җәелеп юл ясамакчылар, кайбер урамнар юлларына өлешчә асфальт түшәлергә тиеш.

Әлегә "Татавтодор"ның район участогы юллардагы чокырларны ямау белән мәшгуль.

-Төзекләндерү эшләрен Акъяр - Чирмешән - Шентала юлыннан башладык, бу көннәрдә завод белән  Чирмешән арасындагы  участокта эшлибез, - ди участок начальнигы Наил Котбиев. - Әүвәл мондагы чокырларны ямыйбыз.

Болардан тыш быел районда юлларны төзекләндерү буенча, гомумән, зур эш күләме планлаштырылган. Кармыш  юнәлешендәге (2 километр), Шешминка белән Андреевка арасындагы (1,8 километр), Әмир тирәсендә (2,4 километр), Ивашкино белән Күтәмә арасындагы (1,3 километр), Кызыл Яр поселогы тирәсендәге (1,8 километр), Түбән Чегодай борылышыннан “Сабантуй” чишмәсе арасындагы (1 километр) юлларда капиталь ремонт үткәреләчәк. Средстволарга бәйле рәвештә, юлчылар башка кайбер объектларга да килергә мөмкин.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X