Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юбилярын җыр белән дә котладылар

Инвалидлар декадасы кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында оештырылган концерт биредә яшәүче Нина Павловнаны 90 яшьлек юбилее белән котлаудан башланып китте.

Иске Сережкино авылында туып үскән Нина Николаевнага сугыш башланганда 13 яшь була. Өлкәннәр белән беррәттән ул фермада эшли, дуңгызлар карый, сарыклар, сыерлар көтүен көтә. Әнисе белән бергә көз – яз бакчалардан туңган черек бәрәңгеләрне эзләгәннәрен хәзер дә күз яшьләре белән сөйли. Якташыбыз читкә тормышка чыга, ире вафат булгач, туган ягына кайта һәм шунда гомер итә. Н:ина Николаевнаның балалары да, якын туганнары да юк. Шуңа да 2011 нче елны аны йорт-интернатка алып киләләр. Ул монда яшәүчеләр арасында иң өлкәне.

Нина Николаевна  һәм биредә гомер итүче башка әби-бабайлар өчен район мәдәният йорты артистлары, “Ядкарь” һәм “Ветеран” ансамбльләре җырлар башкардылар. Йорт-интернат коллективы  кунаклар чыгышын бик ошатып, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен картлар йортында концерт (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев