Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманнарында каенлыклар коруга бирешүчән

Чирмешән урманчылыгы белгечләре урманнарның санитар халәтләрен тикшерә.

Әгәр дә урманнарда  корткыч организмнар  урыннары,  зарарланган яки һәлак булган үсентеләр, янгын чыгу куркынычы ачыкланган очракта  санитар-савыктыру чаралары билгеләнә. Баксаң, безнең урманнарыбызның бер өлеше  ялган усак агач череге белән чирле, ә каенлыклар коруга тиз бирешүчән икән.

-2021 елда урман хуҗалыгының 35, 36, 44, 45, 64 нче кварталларында - 70,6 гектар мәйданда сайланма, 1,7 гектарда тоташ  санитар урман кисү һәм 20 гектарда ликвид булмаган – файдаланылмый торган агач материаллары җыеп алу  планлаштырылган, – дип хәбәр итте безгә Чирмешән урманчылыгының урманнарны  саклау һәм яклау инженеры Илсөяр Петрова. -Закон буенча халык әлеге чаралар турында белеп торырга тиеш, шунлыктан райондашларыбыз урман патологияләренә кагылышлы тикшерүләр актларына  ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының  рәсми сайтында интернет аша контрольлек итә ала.

Әгәр шушы уңайдан кемдә дә булса сораулар, тәкъдимнәр бар икән,  Чирмешән урманчылыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел. 2-58-79.   

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев