Чирмешән урманнарын урманчылар карады
Урманчыларыбыз Күтәмә юнәлешендәге урманда, элеккеге кардон урынындарак утырткан нарат үсентеләренә пошилар зыян китергән. Янә чыгымнар тотып, биредә чыршы үсентеләре урнаштырганнар.
Мондый хәлдән чыгып була икән - әгәр нарат үсентесенең очына сарык йоны бәйләсәң, пошилар аңа якын да килми, ди. Хәер, урман эшендә андый нечкәлекләр бик күп. Утырту материалы үстерү, урманнарны яңарту, сайлап, агачларны санитар кисү, хезмәтне саклауга багышлап Чирмешәндә узган семинар-киңәшмәдә болар хакында җитди сөйләшү, фикер алышу булды.
Чирмешән урманчылыгы һәм Чирмешән урман хуҗалыгына республика районнарыннан килгән кунаклар иң әүвәл урман хуҗалыгы үзәк конторасы, сәүдә мәйданчыгы, урман эшендә кулланылучы техниканы карадылар. Аннары семинар Казанка участок урманчылыгы питомнигында дәвам итте.
Урман питомнигы 1991нче алда оешкан, 7,2 гектар мәйдан били. Тигез рәтләрдә нарат, акация, шомырт һәм башка агачлар, европа чыршысы үсентеләре үсә. Аларны утырталар, тәрбиялиләр, сугаралар, казып алып, кайдадыр урнаштыралар. Чирмешәндә һәм авылларда, объектлар тирәсендә дә монда үскән үсентеләр тиз тамыр җибәрә. Питомникта сезон вакытында эш аеруча күп.
-Быел монда үсентеләр акрын үсә, язын җылы җитмәде, - ди Чирмешән урман хуҗалыгы директоры Рәфкать Мотыйгуллин. -Питомник безгә зур табыш китерми, корыган, картайган агачлар кисеп тә баемыйбыз, әмма аларны эшләми булмый, без бит – урманчылар.
-Бу үсентеләр – булачак урман, - диде семинарга килгән Татарстан урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров. -Әлеге эш өчен катгый сораячакмын. Министр кайдадыр эш башлаганда хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төгәл үтәлергә тиешлеген дә әйтте. Аңа бездәге урманчыларның җитештерү базалары, цехлар, хезмәт шартлары бик ошаган.
Берничә урында урман яңарту бара. Монда да иң элек технологик таләпләрне төгәл үтәү мөһим. Шулай итсәң, үсентеләр яхшы тамыр җибәрә, тиз үсә.
Кунакларны – урманчыларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде, район турында мәгълүмат бирде, район урманчылары эшен мактап сөйләде, алар җитештергән продукциягә гел сорау – ихтыяж булуын белдерде.
Чирмешән районы урманнарга бик бай – барысы 36 мең 373 гектар урман фондыбыз бар.
Семинарчылар Светлогорскидагы җитештерү базасы белән дә таныштылар. Соңыннан киңәшмә үтте.
Автор фотолары
Күбрәк фото: Чирмешәнгә республика районнарыннан урманчылар килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев