Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылыгы конторасында ремонт тәмам

Урманчыларның төп административ бинасы, капиталь ремонттан соң яктырып, матурланып китте. Бина республикадан бирелгән 2 миллион 560 мең сум акчага төзекләндерелгән.

-Төзүчеләр февраль аенда килде, ә инде май ахырына эшләрен төгәлләп тә куйдылар, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. -  Төзелеш үзебезнең эшләргә комачауламаслык итеп алып барылды.

Бинаның түбәсе профнастил белән ябылган, керү юлы да үзгәртеп ясалган. Контораның эче тулысынча яңартылган. Электр үткәргечләре сузып, кабинетларны һәм коридорны МДФ белән тышлаганнар, яңа ишекләр урнаштырылган, идәннәргә линолеум һәм ламинад җәелгән, түшәмнәр яңартылган. Су һәм канализация линияләрен дә яңартып ясаганнар.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев