Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчыларына өр-яңа өч автомашина бүләк иттеләр

Район урманчыларының автотранспорт паркы тагын өч яңа техникага баеды. Ике “Нива” (ВАЗ-21214), бер УАЗ -“буханка” автомашинасы ачкычларын аларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган.

Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллиннан белешүебезчә, әлеге автомашиналар урман патруле, урманнарны янгыннардан саклау өчен хезмәт итәчәк.

-Казанның «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда республика урманчыларына барлыгы 112 берәмлек техника бирделәр. Алар арасында  җиңел машиналар һәм башка урман хуҗалыгы техникалары да бар иде, - диде Алмаз Рифкать улы.

Яңа машина, тракторлар «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында федераль һәм республика бюджетлары хисабына бирелгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев