Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары, рәсем ясап, нәфесне тыярга өндиләр

Районның мәктәп балалары  коррупциягә, ришвәтчелеккә каршы темага рәсемнәр ясады. Иҗади эшләр олыларны уйланырга мәҗбүр итә. Уйланырга гына түгел, намуслырак, кулга чиста булырга, нәфесеңне тыярга өнди.  Рәсемнәр бәйгесенең исеме дә бит “Намуслы яшәргә кирәк!” дип атала.

Әнә бирелгән ришвәттән - акчадан баш тартырга тиешле түрә сурәтләнгән; коррупция - глобаль проблема, аның кара болытларыннан җирне чиста куллар саклый; намуссыз булсаң – урының төрмәдә, нәфесеңне тыйсаң – матур тормыш белән яшәрсең... Балалар ришвәтчелек проблемаларын шулай күргән, шулай тасвирлаган.

-Бәйгенең 25 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр узган район этабында жюри тарафыннан 23 эш арасыннан  җиңүчеләр дип табылган алты укучының рәсемнәре республика этабына, Казанга җибәрелде. Хәзер инде аның нәтиҗәләрен көтәбез. Конкурста аеруча Иске Кади, Шешминка, Лашман мәктәпләре укучылары актив катнашты, - ди район мәгариф бүлегенең   башлангыч белем бирү методисты Эльвира  Гафиева.

Бәйгенең район этабында җиңүчеләре менә кемнәр: башлангыч сыйныфлар арасында  Сөләйман Гыйрфанов (Иске Кади мәктәбе) – беренче, Азат Кәримов (2 нче Чирмешән мәктәбе) - икенче, Валерия Аброськина  (Күтәмә) өченче урында. 5-9 сыйныфлардан исә  Ләйсән Шарапова  (Чирмешән лицее) - беренче урын иясе. Андрей Евдокимов  (Әккәрәй) - икенче,  Карина Пашнина  (Шешминка)  өченче урында.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев