Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары химия һәм рус телен яхшы белә

Күтәмә мәктәбе укучысы Айдар Хөсәенов химия фәне буенча бердәм дәүләт имтиханын максималь100 баллга тапшырган.

-БДИда 100 балл җыю безнең район тарихында беренче, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Надежда Фомина. - Рус теле буенча 98 балл җыючы укучы булганы бар.

Чирмешән лицее укучысы Айдар Могыйзов та бу фәннән, химиядән 86 балл җыйган. Әккәрәй мәктәбеннән Владислав Чалин математикадан имтиханын 84 баллга тапшырган.

Рус теленнән 15 укучы 90нан да күбрәк балл җыйган, шуларның тугызысы лицей укучылары. Лицейдан Айнур Гатин һәм беренче Чирмешән мәктәбеннән Ксения Арзамасовалар исәбендә 98әр балл. Ивашкинодан Андрей Краснов, Күтәмәдән Юлия Логинкина, беренче Чирмешән мәктәбеннән Инзилә Галимова, лицейдан Ләйсән Гамирова һәм Рәйханә Мәслахетдиновалар 96шар балл җыйганнар. 91-94 балл җыючылар да бар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X