Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары өчен “Үсеш ноктасы” үзәкләре эшли

Быел Күтәмә урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачарга планлаштыралар.

Узган елны,  “Мәгариф” милли проекты кысаларында,  1 нче Чирмешән, Лашман мәктәпләрендә, кадетлар мәктәп – интернатында һәм Чирмешән лицеенда шундый үзәкләр эшли башлады. Әлеге мәгариф учреждениеләрендә өлешчә ремонт ясау һәм аерым фәннәр буенча кабинетлар ачу өчен һәр мәктәпкә  1 миллион 600 мең сум акча бирелгән. Технология, информатика һәм хәвефсез тормыш нигезләре кабинетлары яңа җиһазлар белән тулыландырылган. Мәктәпләр өчен сатып алынган яңа җиһазлар исәбендә күпфункцияле корылмалар, ноутбуклар, мобиль һәм интерактив комплекслар, 3D-принтерлар, аккумуляторлы дрельләр, җилемле пистолетлар, электр пычкылары (лобзик), медицина тренажерлары, манекеннар, беренче ярдәм комплектлары бар.

-Мондый үзәк ярдәмендә безнең лицей укучылары, үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ачып, төрле яклап үсә алачаклар.  “Үсеш ноктасы” үзәге мәктәп укучыларына сыйфатлы, заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтте, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итә, - ди Чирмешән лицее директоры урынбасары Лилия Шәйхетдинова. – Үзәк  базаларында “Робототехника”, “Куркынычсызлык мәктәбе”, “Шахматлар – мәктәптә” түгәрәкләре эшли.

 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X