Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары белемнәрен сыный

Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт имтиханнары тәмамланып килә. Бүген 9нчы сыйныфларның - рус теле, 11ләрнең математика буенча нәтиҗәләре билгеле.

9нчы сыйныф сынауларының төп этабы тәмам. Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, рус теле буенча төп мәктәпне тәмамлаучы 257 укучының бишесе имтихан бирә алмаган.

20 июнь – 9нчы сыйныфлар өчен резерв көне. Сайлап алынган фәннәре буенча имтиханнары бер үк көнгә туры килгән һәм “икеле” алган укучылар бу көннәрдә имтихан тапшыра.

11нчеләр арасында математикадан профиль дәрәҗәсендә-3, база дәрәҗәсендә 1 укучы минималь балл җыя алмаган. Ул 25 июньдә –резерв көнендә бу имтиханны кабат тапшырачак.

11нче сыйныфларның 20 июньдә - соңгы имтиханнары. Бу көнне 8 кеше рус әдәбиятыннан һәм 34 кеше физикадан сынау тотачак.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев