Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән техникумында тирә-күрше район яшьләре дә һөнәр үзләштерә

Яңа уку елында Чирмешән аграр техникумында район егетләре һәм кызлары гына түгел, Яңа Чишмә районы, Самара өлкәсенең Шентала районы, хәтта Тольятти шәһәре яшьләре дә белем алачак.

-Дүрт төркемгә 80 студент алырга планлыйбыз,  - ди техникум директоры Владимир Островский. - Абитуриентлардан илледән артык гариза керде. Быел мөмкинлеге чикле яшьләрне дә һөнәргә өйрәтергә уйлыйбыз – кызларны – тегүчелеккә, егетләрне төзелеш һәм штукатурлау эшләре мастерына.

9 сыйныф белемле яшьләр авыл хуҗалыгы техникаларын һәм җиһазларын куллану һәм ремонтлау, пешекче һәм кондитер, автомобильләрне ремонтлау мастеры, эретеп ябыштыручы кебек һөнәрләр үзләштерә алалар.

Үткән уку елында техникумны 34 студент тәмамлаган. 14  кеше пешекче һәм хисапчы һөнәрен үзләштергән, ә 20 егет техник-механик белгечлеге буенча диплом алган.

Техникум укытучылары уку йортын тәмамлаган яшьләрнең кая эшкә урнашулары белән дә кызыксына һәм аларның куәтле, заманча техникаларны егәрләүләре белән горурланалар. Ришат Билалов һәм Андрей Тимофеевлар, әйтик, бүген “БИО АГРО” җәмгыятендә макталып эшлиләр.

-Үзебезнең студентларның техникумга эшкә килүләре дә куанычлы, - ди Владимир Александрович. - Казанкадан килеп һөнәр үзләштергән Андрей Лукьянов армия хезмәтеннән соң безгә производство укыту мастеры (мастер производственного обучения) булып эшкә килде.

Студентлар “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Чирмешән АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятьләрендә һәм техникумның укыту-җитештерү хуҗалыгында практика узалар, аннан соң да урып-җыю чорында хуҗалыкларга ярдәм итәләр. Денис һәм Дмитрий Петровлар, мәсьәлән, техникумның үз хуҗалыгында комбайнчы ярдәмчесе булып эшлиләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев