Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән “Созвездие - Йолдызлык - 2021” фестиваленә әзерләнә

    Яшь артистлар сәхнәгә чыгарга әзерләнә.

    13-14 мартта Чирмешәндә “Созвездие - Йолдызлык - 2021” эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узачак.

    Бу көнне җиде районнан (Алексеевск, Спас, Нурлат, Аксубай, Чистай, Яңа Чишмә, Әлки) килүче кунаклар һәм үзебезнең яшь талантларыбыз район мәдәният йорты сәхнәсендә очраша. Моннан алты ел элек тә Чирмешән фестиваль кунакларын кабул иткән иде.

    Фестивальдә 5 яшьтән 21 яшькәчә балалар катнаша. Бездән, район турыннан узган, 38 концерт номеры белән 200ләп кеше чыгыш ясый.

    Дәрәҗәле жюри ике көн дәвамында номинацияләр буенча иң осталарны ачыклаячак. Җиңүчеләрне 14 мартта кич гала-концертта бүләкләргә җыеналар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: