Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән-Шентала юлында зур ремонт башладылар

    Чирмешән-Шентала арасындагы юлның безнең район территориясендәге шактый тузган өлешендә капиталь ремонт бара. Монда бик күп техника, белгечләр тупланган.

    Ягулык салу станциясе ягыннан, юл борылышыннан, Шентала районы чигенә кадәр, 4 километр 140 метр арада асфальтның өслеген кырып алганнар инде. Хәзер юл кырыйларын-откосларны ясыйлар.

    -Яңа асфальт түшәгәнче, монда әле, өске якка, вак таш салыначак, - ди “Татавтодор”ның Чирмешәндәге участогы мастеры Алексей Кандров.

    Гомумән, төрле якка бик күп күп техника узучы бу – зур юлны нык, шома, куркынычсыз итеп ясамакчылар. Моңа, быел каралган эшләргә, дәүләт программасы буенча бюджеттан 72 миллион сум акча бирелә.

    Шенталага әлеге төп юлдан, болай булса, йомыш белән, вокзалга, кунакка да күпкә тизрәк барырбыз, тизрәк кайтырбыз.

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: