Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Югары Кармалка авылындагы модульле кибетеннән кеше өзелми

Югары Кармалка авылында инде ике елга якын республика программасы нигезендә төзелгән модульле кибет эшли.

-Сәүдә ноктасында барлык кирәк-ярак та бар: сөт, колбаса продукциясеннән өзелмибез. Ипине Чирмешәннән атнага өч тапкыр китерәләр, - ди кибетче Галия Антоненко. – Без, нигездә, товар белән тәэмин итүчеләргә заявка бирәбез, алар ике-өч көнгә  бер тапкыр сораган әйберләрне алып киләләр. Бина якты, җылы, электр белән җылытыла.

Кибетнең сәүдә мәйданы 50 квадрат метр тирәсе, электр үткәрелгән, су кергән, канализациясе эшләп тора. 

Авылда тагын бер шәхси кибет бар икән. Галия Нуретдин кызы әйтүенчә, шулай да райпо кибетеннән кеше өзелми.

Сүз уңаеннан, бүген Югары Кармалкадагы 70 йортта 184 кеше яши. Авыл күп милләтле, монда руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар гомер кичерә.

Нәкъ шундый ук кибет Якты Тау поселогында да ачылган иде, аның ишекләре дә көн саен ачык.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев