Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Якты Тау авылында уен мәйданчыгы ясаганнар

Якты Тау авылындагы балалар мәйданчыгыннан кеше өзелми.

Җәй көне авылда халык шактый арта, шәһәрдән кайтучылар күп. Балалар мәйданчыгында уйнаучылар да әле татарча, әле русча сөйләшәләр.

-Хәзер без гел шунда җыелабыз, - ди 7 нче сыйныфка күчкән Ришат Сафин. – Күреп торасыз, биредә тренажерлар да күп, таганаклар да бар.

Мәйданчыкта хәтта теннис өстәле дә куйганнар. Дөрес, малайлар әйтүенчә, уйнарга ракеткалар һәм туп кына юк икән.

Авылда балалар өчен уен мәйданчыгын июнь аенда ук ачканнар. Кечкенә авыл өчен бу - зур бүләк.

-Якты Тау халкы күптәннән инде балалар мәйданчыгы сорап район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән иде, - ди Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөхтәсимов. – Быел район үзәгендәге мәйданчыкларның берсен сүткәч, андагы тренажерларны безгә бирделәр. Аларны алып кайтып ремонтладык, буядык һәм Якты Тауда урнаштырдык, тирәсен тотып алдык. Бик матур килеп чыкты, авыл халкы канәгать калды.  

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев