Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районының Әмир авылында галимнәр нәрсә тапкан?

    “Җәймә”, “пирог”, “кош теле”, чиккән кулъяулыклар, ашъяулыклар, сәхнәдә башкарылган “подгорный” бию – болар барысы да Әмирдә узган фольклор – этнографик экспедициясендә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

    Республикада  традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Фәннәр академиясе белгечләре Әмир авылының тарихын өйрәнделәр, милли ризыклар белән таныштылар, рецептларын сораштылар, кул эшләнмәләрен җентекләп тикшерделәр, фотога төшерделәр.

    -Безгә барысы да кызык, - ди әлеге үзәкнең бүлек мөдире Рәмзия Гайфетдинова. – Шушындыйрак экспедицияләр белән башка районнарга да барабыз. Һәр төбәкнең - үз гореф – гадәтләре, үз һөнәр ияләре, үз җырлары һәм биюләре. Менә сездә Түбән Кәминкә апалары һәм авылыгыз үзешчәннәре “подгорный” биеп күрсәттеләр. Бер бию, ә төрлечә башкаралар. Милли ризыклардан да авыз иттек. Татар халык ашлары искиткеч тәмле һәм күптөрле. Аларны әзерләүчеләргә бик зур рәхмәт.

     

    -Бүген яшь чагыма кайткан кебек булды, - ди авылыбызның остабикәсе Асия апа Сафина. – Элек тә авыл яшьләре әле бер аулак йортта, әле икенчесендә җыелышып кич утыра идек. Әмирдә элек-электән гармунчылар күп булды, менә бу “подгорный” биюен сәгатьләр  буе тибәләр иде. Заманалар авыр булса да, бик күңелле яшәдек.

    Асия апаның сөйләгәннәрен Казаннан килүчеләр дә  яздырып алды.

    Реклама

    Кунаклар буыннан –буынга тапшырылып килүче ядкәрьләр – элек өйләрне бизәп торган кул эшләнмәләре белән аеруча  кызыксындылар. Әнисә апа Газетдинова авыл китапханәсендә оешкан музей почмагына  Минҗамал әбисенең сандыгыннан табылган ашъяулыкларны бүләк иткән.

    -Мин бу әйберләрне  күптән түгел генә таптым, - ди Әнисә апа. – Аларны әби, бәлки әни (ред. Агита Дәүләтшина) яшь чагында  чиккән булганнардыр. Күпме гомер узса да, таушалмаганнар, төсләре дә ничек бар, шулай сакланган.  

    Гөлнур апа Харисова чиккән кулъяулыкларны да әле берсе, әле икенчесе кулларына алып карады, сокланды. Алай гына да түгел, нинди җепләр куллануы, рәсемнәрне кайдан алуы, ничек төшерүе, чигү техникасы турында җентекләп сораштылар.

    Әмирлеләр этнографларга юрган сыру буенча да мастер – класс күрсәттеләр, бавырсак пешерү серләрен дә өйрәттеләр, каз канатыннан май канатын да ясап күрсәттеләр.

    Кунаклар әмирлеләргә, район мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдереп, бик канәгать булып киттеләр. Һәм безнең бай тарихлы, күпмилләтле районга җәй көне берничә көнгә үк килергә вәгъдә иттеләр.

    фото: автор

    Әмиргә этнограф галимнәр килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: