Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Кызыл Чишмә поселогында, чишмә төзекләндереп, Сабантуй үткәрделәр

Моңа сәбәп тә туган – әлеге поселокта Кызыл Чишмә чишмәсен төзекләндергәннәр. “Нурлатнефть” идарәсе монда инде икенче тапкыр зур ремонт үткәргән. Башта су чыганагын, тирәсен 2005 нче елда матурлаган булганнар.

Бүген монда кече Сабантуй оештырып, нефтьчеләргә хөрмәт күрсәттеләр, рәхмәтләрен ирештерделәр. Сабантуй  дип, ул алай зурлап үтмәде, ә бәлки бәйрәм элементлары гына күрдек. Битлек тә кияргә туры килде. Аннан соң, нәкъ бүген яңгыр сибәләде, эш көне булгач, халык та күп җыелмады.

Йомшак сулы Кызыл Чишмәдә чишмә түбәсе, тимер эшләнмәләр буялган, төзәтелгән,аяк асты шомарган, коймалар, язулар рәтләнгән, тәртипкә китерелгән.

Чишмәгә төшү юлында былтыр кызылчишмәлеләр үзләре зур итеп аншлаг-капка ясап куйганнар.

“Татнефть” җәмгыяте подразделениеләре безнең төбәктәге башка кайбер районнарда да су чыганакларын шулай төзекләндерәләр, бу эштә иң яхшыларны билгелиләр икән. Ремонт сыйфатын махсус комиссия бәяли, алар бүген Кызыл Чишмәдә булдылар.

-Поселокта бу чишмәне матурлаган нефтьчеләргә бик зур рәхмәт, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, бәйрәмдә чыгышында. -Кызылчишмәлеләргә дә туган авылларын кадерләүләре, яратулары, төрле чаралар үткәрүләре өчен зур рәхмәт.

Кызыл Чишмә халкы, чыннан да, бердәм, булган. Түбән Камадан бүгенге тантанага да байтак кеше кайткан. Әле бүләкләр, тәм-том белән. Аларны чишмәне төзекләндергән “Нурлатнефть” осталарына тапшырдылар.

-Осталар эшләгәндә монда әллә ничә кат килдем, болай да чишмә буена еш төшәм, аның шифалы, салкын суы белән битне юып китәм, - ди Фәрхать Сәлахов. -Без биредә яшибез. Урыны бик яхшы бит, су, юл, газ, электр – бар да бар. Элек колхозда тракторда эшләдем. Хәзер пенсиядә, алай да мал-туар асрыйбыз, үзебезгә шөгыль табабыз.

Түбән Камадагы Чирмешән якташлык җәмгыяте җитәкчесе Җәмил Шәйхетдинов берничә ел элек Кызыл Чишмәгә багышлап җыр язган икән, аны бәйрәмдә бүләк итеп башкарды. Нефтьчеләр исә музыкаль тамаша – композиция әзерләп килгәннәр.

Кызыл Чишмәдә, авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов әйтүенчә, 7 йортта даими яшиләр дип була. Кайбер йортлар дача ролендә, аларын да кушсак, җәен 15ләп йортта ут яна.

-Безнең поселокта әле тагын бер чишмә – Закир чишмәсе бар, - ди Түбән Камада яшәүче Әкъдәс Сәйфуллин. -Анысы да яхшы хәлдә, карап, төзекләндереп торабыз. Ул тәмам ташландык иде. Урыны сазлыклырак. Аның тирәсен бетонладык, зур самавыр ясатып кайтардык. Кайткан саен әлеге чишмәбезнең дә “хәлен беләбез”.

Кызыл Чишмәдә су колонкадан да килә. Якын араларда су линиясен яңартмакчылар, моның өчен документлар эшләнеп бетү ягында, экспертиза гына үткәрәсе калган.

Бүген биредә тагын бер шатлыклы хәбәр ишеттек – Кызыл Чишмә тарихы турында китап язылып беткән, беренче – сигнал китабы басылган да. Хәзер аны 300 данә тираж белән күбәйтәсе бар.

-Бу эшкә ел ярым тирәсе вакыт кирәкте, - ди китап авторы, шушы авыл кызы, фәннәр кандидаты Рузалия Гыйззәтуллина. -Һәр йорт турында мәгълүмат җыелды диярлек, анда дистәләрчә фоторәсем дә урын алды. Әмма китапны бастыру өчен акча кирәк, якташлардан ярдәм сорыйбыз.

Анысы да булыр, кызылчишмәлеләр башлаган эшләрен ахырына җиткермичә калдырмыйлар.

фото: автор

Чирмешән районындагы Кызыл Чишмә авылында чишмә төзекләндерелде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев