Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Кара Чишмә авылында яшәүче Илаловларда 7 килолы каз булган

Алар инде 19 ел буе казлар үстерәләр. Эшне 50 бәпкә алып башлаганнар.

Илаловлар алты ел Әлмәттә яшәп, янә авылга күченгәннәр. Даими эш урыннары булса да, башка шөгыльгә дә вакыт табалар.

Кара Чишмәнең Урта кизләү артындарак урынында бүген 225 баш каз бәпкәсен көрәйтәләр. 21 көнлек, Мөслим инкубаторында чыгарылган казларга Кара Чишмә һавасы бик килешкән. Алар ике атнада ук шактый көрәйгәннәр. Күз тимәсен, берсе дә чирләмәгән, берсе дә үлмәгән.

-Көнгә 12 чиләк ризык пешерәбез. Бодай, карабодай, арпа кушылмасын бик яратып ашыйлар. Баштарак катнашазык та бирдек, - ди Миләүшә Илалова. – су салырга ябулы бинада улаклар да ясатып куйдык, анда су зур савыттан үзе агып төшә.

Билгеле, бәпкәләргә сулык та кирәк. Ул яктан проблема юк, тау астындагы буага аларны көненә берничә тапкыр чыгарып йөздерәләр. Яннарында чемченергә чирәм дә бар.

-Каз асрауның кыенлыгын сизмибез, - ди Миләүшә. – Аларны мин дә, буш чагында, ирем Рәис тә карыйбыз. Авылга кайткан чакларында кызлар да булыша. Көзен казларны хезмәттәшләр белән йолкыйбыз, таныш апаларны да дәшәбез.

-Казларыгызны ничек сату кулайрак?- дим хуҗабикәгә.

-Билгеле, тереләтә җибәрсәң мәшәкате юк, әмма файдасы аз. Без түшкәсен, эчен-башын аерым-аерым урнаштырабыз. Йоннары да әрәм булмый, аларны мендәрләргә тутырам. Барысы да урнаша.

Миләүшә Илалова әйтүенчә, түшкәләрне күбрәк Әлмәткә алып китәләр. Алдан ук заказ бирәләр. Каядыр барып сату итеп йөрмиләр. Гадәттә, соңгы партия Яңа ел тирәсендә генә сатыла икән.

Аннан соң, казларны Яңа Чишмәдә  ыслаталар – коптить иттерәләр, аңа сорау бетми.

Йөзләгән башка азык күп кирәк, шөкер, былтыр дәүләттән 100 башка 10 мең сум субсидия биргәннәр, ул акчаны фураж алуга тотканнар. Ярый бит. Быел да мондый ярдәм алуга документлар тапшырганнар.

Илаловлар казларына азыкны төнгелеккә дә салып калдыралар, ә ашаган малда өмет бар, диләр. Ике ел элек бер каз түшкәсе 7 кило 600 грамм авырлыкка җиткән. Аны үзебезгә тотып, өч көн ашадык, диләр.

Бу гаиләнең “каз фермасы” элеккеге берәүнең җир участогында урнашкан. Аны оформить иткәннәр, кирәк-ярак төзегәннәр. Биредә әле токымлы тавыклар, үрдәкләр, бройлерлар да чирәм чемченә. Алары үзләре өчен. Бу тирәдәге йортларда яшәүчеләр бәпкә, каз тавышын ишетмиләр дә бугай. Зар белдермиләр.

“Фермага” төп йортларыннан шактый атлыйсы, Илаловлар монда туры юлдан, сукмактан гына килеп – китеп йөриләр. Кышка кадәр шулай, аннары эш яннарындагы абзарга күчә, ел саен 7-8 эре мал симертәләр. Уңганнар инде, булдыклылар.

-Башкаларга үрнәк гаилә, - ди алар турында авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков та.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X