Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында йорт янган

Узган кичтә Иске Үтәмеш авылының Мичурин урамында йорт яна. Хәзер белгечләр газ, электр кермәгән бу өйдә утның нидән чыкканлыгын ачыклыйлар.

Районның янгын күзәтчелеге бүлекчәсеннән белешүебезчә, янгын хакында хәбәрне кичке җиде тулганда кесә телефоныннан шалтыратып хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килгәндә, йортның  түбәсе ялкын эчендә була.

-Кичке сигезенче яртыларда ут сүндерелде. Иске бура йортның түбәсе янып бетте, стеналарына өлешчә зыян килде. Авыл җирлеге җитәкчелегеннән белешүебезчә, соңгы елларда монда кеше яшәмәгән, йортның хуҗалары читтә.  Өйгә электр да, газ да кермәгән. Хәзер утның нидән чыкканлыгын ачыклыйбыз, -ди янгын күзәтчелеге бүлекчәсе инспекторы Андрей Фомин.

фото: Андрей Фомин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев