Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында салкынлык 45 градуска җиткән

Бүген районыбыз авылларында термометр баганалары 30 градустан түбән төшкән. Әмма иң салкыны Иске Үтәмештә булган бугай.

Әлеге авылдан йөреп эшләүче хезмәттәшебез Гөлнара Азоркина әйтүенчә, иртәнге алтыда аларның градуснигы  45 градус салкынлык күрсәткән, йортлары иңкүлектә тора.

-Кичен 42 иде, анысын телефонга төшереп алдым. Иртән хәтта абзардагы сыерларның да  өсләре бәсләнгән, – ди ул.

Яшәүчедә дә суык булган. Әлеге авылдан Розалия Латыйпова белән телефоннан сөйләшеп алдык.

-Иртәнге алтыда иремне эшкә озаттым, салкынлык 37 градус иде, машинасы кабынды үзе. Өйдә җылы, газны ача төшәбез. Ә менә терлекләр жәл. Абзарның ишекләре томалаган, иртән сыер саудым, бик салкын, - ди якташыбыз.

Лагеркадан Михаил  Яковлев әйтүенчә, аларда иртәнге алтыда салкынлык 35 градуска җиткән. Иске Котышта – 33- 35.

Гадәттә салкынлык буенча гел лидер - Чумачка авылында 36 градус суык.

-Иртән хатын белән шул турыда сөйләшеп алдык. Әле дә ярый, без әйтәбез, газ бар, утын белән күмер ягарга калса, бу өйләрне ничек җылытып бетерер идек икән. Су бар, юллар чиста, шуңа шөкер иттек, - ди шушы авыл кешесе Атлас Батдалов.

Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, бүген район авыллары мәктәпләрендә укулар булмаячак. Район үзәгендәге мәктәпләрнең 10 нчы, 11 нче сыйныф укучылары гына укый.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев